Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы (рус.Министерство финансов Республики Татарстан) – Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым сәясәтененең үтәлешен тәэмин итүче һәм Татарстан Республикасының башкарма хакимиятендәге башка органнарның бу өлкәдә эшчәнлеген күзәтүче һәм юнәлтүче башкарма хакимият органы (министрлык).
Тарих
Татарстанда финанс системасы 1920 елда, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешу белән барлыкка килә. Төзелгән 10 халык комиссариаты арасында Финанс эшләре буенча халык комиссарлыгы да була. 1920 елның 27 мае - Татарстан Финанс министрлыгының туган көне.
1946 елда комиссариат министрлык итеп үзгәртелә. Татарстан Республикасы дигән атама кабул ителгәч, 1992 елдан министрлык Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы дип йөртелә башлый.
Татарстан Републикасының кредит бирү һәм акча сәясәтенең төп юнәлешләре, икътисадтагы исәпләү һәм түләү хәлен камилләштерү буенча тәкъдимнәр хәзерләүдә катнаша;
зур салым түләүченең түләүләренә мониторинг үткәрә;
Республиканың максатчан программаларын эшләүдә катнаша һәм аларны билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасының бюджет средстволары исәбенә финанслауны тәэмин итә;
Татарстан Республикасында инвестиция сәясәтнең гамәлгә ашырылуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар булдыра, республика инвестиция программаларын булдыруда һәм финанслаштыруда катнаша;
Билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы закон проектларын һәм Татарстан Республикасының башка норматив актларын булдыруда катнаша һәм башкалар.
Структура
Бюджет бүлеге;
Төбәк бюджетлары белән үзара мөнәсәбәтләр бүлеге;
Бюджет даирәсе тармакларында бюджет сәясәте бүлеге;
Марат Фәйзерахманов, Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы финанс министрлыгының казначейлык Департаменты директоры;