Гасыйм Мансуров

Гасыйм Мансуров
Туган телдә исем Гасыйм Гата улы Мансуров
Туган 1894(1894)
РИ, Вятка губернасы, Алабуга өязе, Тирсә
Үлгән 1955(1955)
СССР, РСФСР, Владимир өлкәсе, Муром
Яшәгән урын «Националь» кунакханәсе[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы РИ
РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре мөхәррир, мөгаллим
Җефет Разия Сәгыйтова
Балалар улы Арслан (?―12.01.1943, Сталинград)

Гасыйм Мансуров, Гасыйм Гата улы Мансуров (русча документларда: Гасым Гатаевич (вариант: Гатич)[2] Мансуров, 1894 ел1955 ел) — дәүләт эшлеклесе, мөхәррир, мөгаллим. ТАССР ХКШ рәисе урынбасары (1924). РСДРП (б) әгъзасы (1917 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1894 елда Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Тирсә авылында туган. Иж-Бубый мәдрәсәсенең 5 сыйныфын[3], Ижау шәһәренең дүртьеллык укуханәсен (1914) тәмамлый. Башлангыч мәктәптә рус теле укытучысы һөнәре ала.

Хезмәт юлы

Октябрь инкыйлабы

Вятка губернасы Алабуга өязе шурасын оештыруда катнаша. Бондюг һәм Кокшан заводлары эшчеләреннән өяз башкарма комитетына әгъза итеп сайлана. РКП (б) өяз комитеты рәисе урынбасары, «Красный путь» газетасы мөхәррире була. Соңрак РКП (б) Вятка губерна комитеты органы булган татар телендәге «Коммунист» газетасы хезмәткәре.

Ватандашлар сугышы

ТАССР төзелү

Солтангалиев эше

1924 елның 6 маенда Мәскәүгә күчерелә, Үзәк нәшриятка эшкә билгеләнә. Г. Мансуровны, шулай ук К. Мохтаров, А. Енбаев, Р. Сабиров һ. б. җитәкчеләрне эштән читләтүгә аларның РКП (б) үзәк комитетына Сталин исеменә М.Х. Солтангалиевне ябылудан азат итүне һәм аны порукага алырга рөхсәт итүне сорап язган хатлары сәбәпче була.

Мәскәүдә

Көнчыгыш халыклары институтында һәм Мәскәү дәүләт университетында доцент вазифасын башкара. РСФСР мәгариф халык комиссариатының милли мәктәпләр бүлеге мөдире булып ала. 1928-1929 елларда Көнчыгышның этник мәдәниятлар институты проректоры булып эшли. Фәнни-педагогик эш белән шөгыльләнә. Фәнни тикшеренүләренең төп мәсьәләсе – төрки халыкларның, аерым алаганда татар халкының, тарихы һәм милли колониаль мәсьәләнең тарихы.

Китаплары

  1. Г. Г. Мансуров. Татар провокаторлары. М.: Үзәк нәшрият, 1925.
  2. Г. Г. Мансуров. Беренче революция елларында татарлар. М., 1926.

Сәяси золым

1929 елның июлендә ВКП (б) үзәк контроль комиссиясе Г.Г. Мансуровны һәм башка җитәкчеләрне «фиркагә каршы төркемдә катнашуда, пантөркичелек хәрәкәте белән бәйләнеш тотуда, фиркадән чыгарылган Солтангалиев белән бәйләнешкә керүдә, Кырымның «Милли Фирка» дигән инкыйлабка каршы оешмасы белән бәйләнеш тоту»да һ. б. гаепли. 1929 елның 23 августында җавапка тартылучы Г. Мансуров һ. б. фиркадән чыгарыла. 1929 елның декабрендә кулга алына. 1931 елның 13 гыйнварында иң югары җәзага хөкем ителә. Аннары бу җәза 10 ел сөрген белән алмаштырыла. Җәза мөддәтен Соловки лагеренда, Мәскәү-Идел каналы төзелешендә тутыра. Илнең үзәк шәһәрләрендә яшәү хокукыннан мәхрүм ителеп, Мөрәм шәһәрендә яши. Үзен реабилитацияләүне үтенеп язган хатларына җавап ала алмый, 1955 елда үлеп китә. 1991 елда аклана[4].

Бөек Ватан сугышы

Сугыш елларында санитария поездында эшли, яралы сугышчыларны фронттан тыл госпитальләренә ташый.

Кызыклы факт

Искәрмәләр

Әдәбият

  1. Сулима Л. Письмо 15-ти: судьба партийных диссидентов. «Татарстан», 1994, № 1/2.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Возвращенные имена. Документальные очерки. Казань, 1990
  3. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3
  4. Г. Р. Кәримова. К вопросу о реализации суверенных прав ТАССР (20-е годы ХХ века). Казан, «Ученые записки КФУ», том 153, кн.3, 2011.

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya