Георгий Гермогенов
Георгий Гермогенов (3 (16) апрель, 1908, Эргис наслег, Көнбатыш Хангаласск улусы, Якутск өлкәсе, Россия империясе - 9 июнь, 1968, Якутск, ЯАССР, РСФСР, СССР) тәхәллүсе Эргис [1], якут совет фольклорчысы. БиографияГео́ргий Усти́нович Гермоге́нов 1908 елның 3(16) апрелендә Рәсәй Империясенең Якут өлкәсе Көнбатыш Хангаласск улусының Эргис наслег авылында туган [1] . 1931 елдан Татар дәүләт педагогия институтында (Казан, ТатАССР, РСФСР, СССР) укый.[1] . 1933 - 1934 елларда Якут теленең терминологиясен һәм орфографиясен үстерүдә катнаша [1] . Олонхо - якут халык эпосына, якут әкиятләренә, җырларына һәм мифологияләренә багышланган күп кенә методик кулланмалар һәм башка хезмәтләр яза, якут әдәбияты классикларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә[1] . Монографияләре һәм мөстәкыйль тупланган хезмәтләреннән тыш, аның 1947 елда «Нюргун Боотур Стремительный» эпосы, 1960 елда «Историческийе предания и рассказы якутов» ике томлы хезмәте, 1964, 1967 елларда ике томлы "Якут әкиятләре" басыла. Хезмәтләре
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Искәрмәләр (үзгәртү)
Әдәбият
өстәмә әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia