Гыйльман Кәримов
Гыйльман Кәримов, Гыйльман Ибраһим улы Кәримов (1841 елның 1 (13) октябре, РИ, Бөгелмә өязе — 1902 елның 6 (18) июне, РИ, Ырынбур) — дин әһеле (ахун), нәшир, дәреслекләр авторы, җәдит мәдрәсәләрен оештыручыларның берсе. Язучы Фатих Кәриминең (1870—1937) әтисе. Ырынбурда шәхси татар басмаханәсен оештыручы. Тәрҗемәи хәле![]() 1841 елның 1 (13) октябрендә туган. Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Лениногорск районы) Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә[1] һәм Чистай мәдрәсәсендә белем алган. 1868—1884 елларда Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Миңлебай авылы мәчете имам-хатыйбы һәм мәдрәсә мөдәррисе. Дәреслекләр авторы, Урта Идел буенда җәдит мәдрәсәләрен оештыручыларның берсе. Нәшир1899 елда дингә бәйле хезмәте белән араны өзеп, китап нәшер итү белән шөгыльләнә башлый. 1900 елда Ырынбурда отставкадагы унтер-әфисәр Б. А. Бреслинның шәхси типографиясеннән гарәп шрифтлары сатып ала һәм шәхси басмаханәсен оештыра, татарча, казакъча китаплар бастыру эшен башлый. XX гасыр башында 20 исемдә китап бастырып чыгара. 1902 елның 6 (18) июнендә вафат була. Басмаханә эшчәнлеген улы язучы Фатих Кәрими (1870—1937) дәвам иттерә. Хәтер1998 елның 17 сентябрендә Әлмәт районы Миңлебай авылында ачылган Фатих Кәрими мемориаль музеенда Гыйльман ахун документлары һәм фотосурәтләренә багышланган стенд ясалган[2]. Шулай ук карагызЧыганаклар
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia