Фатих Кәрими музее (Миңнебай)
Фатих Кәрим музее белән бутамагыз Фатих Кәрими музее, рәсми атамасы «Әлмәт туган якны өйрәнү музее филиалы — Фатих Кәрими исемендәге мемориаль музей» — Татарстанның Әлмәт районы Миңнебай авылында урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесе (әдәби-мемориаль музей). Музей галим, язучы, нәшир, журналист, мөгаллим-мәгърифәтче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминең (Фатих Гыйльман улы Кәрими, 1870—1937) туган авылында ачылган һәм аның тормышы белән таныштыра. Музей Әлмәт районында һәм төбәкнең көньяк-көнчыгышында татар халкының мирасын өйрәнү һәм пропагандалау үзәге булып тора[1]. ![]() ТарихТР Әлмәт муниципаль районы Миңнебай авылында Ф. Кәрими исемендәге мемориаль музей рәсми рәвештә 1998 елның 17 сентябрендә ачыла. Мемориаль музейны оештыручы — укытучы Мөдәррис Әхмәтзәки улы Ибраһимов (1925), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (1996). ЭкспозицияМузейның экспозициясе Фатих Кәриминең һәм аның даирәсенең тормышы һәм эшчәнлегенең төрле чорларын күрсәтә.
Музейда 2 меңнән артык саклау берәмлеге экспонат тупланган. Музейның күргәзмә залы мәйданы 77 кв. м., фонд саклау урынының мәйданы 40 кв. м.[2]. Төп экскурсияләр
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia