Гөлнар Гарифуллина
Гарифуллина Гөлнар Фәрит кызы – “Татмедиа” АҖ филиалы Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесе. «Бәллүр каләм ― 2022» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясе җиңүчесе[1]. Тәрҗемәи хәле
1983 елның 26 февралендә Казанда туган. 1990 елда Яр Чаллы шәһәрендә 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. 1997 елда Гали Акыш исемендәге лицейга журналистика белгечлеге буенча 9 сыйныфка укырга кереп, аны 2000 елда тәмамлый. Шул ук елны Казан дәүләт университетына Журналистика, социология һәм психология факультетының татар журналистикасы бүлегенә укырга килә. 2005 елда аны кызыл дипломга тәмамлый. Студент чорында “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып барып, мәкаләләрен “Саба таңнары”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” газеталарында бастыра. 2005 — 2008 елларда – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы дәүләт учреждениесендә хәбәрче, иҗтимагый-сәяси мәгълүмат мөхәррире 2008 — 2018 елларда – «Татмедиа» АҖ филиалы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе. Татарстан Президенты администрациясенең хәбәрчеләр пулында, ТР Президенты, Хөкүмәте, Дәүләт Советы эшен яктырта. Сәламәлек саклау, авыл, иҗтимагый тормыш, яшьләр, студентлар тормышы, спорт темаларына яза. Кияүдә, кызы бар. Бүләкләре
Казанышлары
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia