Дамир Сәлимҗанов
Дамир Сәлимҗанов, Дамир Хәлим улы Сәлимҗанов (Дамир Халимович Салимзянов, 1968 елның 12 декабре, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Глазов) ― Удмуртиянең мәдәният эшлеклесе, драматург, театр режиссеры, Глазов шәһәренең «Парафраз» драма театрының сәнгать җитәкчесе (2004 елдан). Удмуртиянең атказанган артисты (2005), Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2015).
Тәрҗемәи хәле1968 елның 29 декабрендә Удмурт АССРның Глазов шәһәрендә туган. Дамир Сәлимҗановның әтисе ягыннан бабасы белән Камал театры режиссеры Марсель Сәлимҗановның (1934―2002) әтисе Хәким Сәлимҗанов (1903―1981) ― бертуганнар. [1] 1987 елның июненнән августына кадәр Тула өлкәсенең Плавск шәһәрендә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1995 елда Борис Щукин исемендәге югары театр училищесын «Драма режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт юлыДамир Сәлимҗановның барлык хезмәт эшчәнлеге сәнгатькә, театрга һәм сәхнәгә багышланган. Беренче рольләрен мәктәп укучысы чагында ук уйнаган. Уку елларында ул 15ләп роль башкара. Болар арасында – эпизодик рольләр, массовка, икенче һәм өченче пландагы рольләр дә булган: Жорка Ландыс («Завтра была война»), Людвиг XIV («Никто не поверит»), Дон Гуан («Маленькие трагедии»), Граф Альмавива («Севильский цирюльник») һ. б. [2]
1996 елдан 2007 елга кадәр – Глазовта «Парафраз» театры базасында үткәрелгән балалар уйный торган театрларның Бөтенроссия «Театр ладушки» фестивален оештыручыларның берсе һәм сәнгать җитәкчесе. Мәскәүнең Ачык Белем бирү институты һәм «ПРОЛОГ» театр курслары педагогы. «Театр, где играют дети» (Балалар уйный торган театр, М.: "ВЛАДОС" нәшрияты, 2001) уку әсбабының автордашы. [3] Куйган спектакльләреД. Сәлимҗановны спектакльләр куярга Россия театрлары гына түгел, чит ил театрлары да чакыра. Россиянең төрле театрларында (Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Красноярск, Пермь, Калуга, Яр Чаллы, Прокопьевск, Буа һ. б.) 110 нан артык спектакль куя, шуларның 50 дән артыгы ― «Парафраз» театрында, 40 тан артык спектакльдә куючы рәссам һәм сценография авторы була. [3] Аның пьесалары буенча[4] башка театрлар спектакльләр куялар. Дамир Сәлимҗанов ― Россиянең һәм якын чит илләрнең төрле театрларында уңышлы баручы балалар һәм өлкәннәр өчен дистәдән артык пьеса авторы. [5] Яр Чаллының «Мастеровые» рус драма театры сәхнәсендә 2018 елда «Дуры мы, дуры» спектаклен [6], 2022 елда «Валентинов день» спектаклен [7], Буа театрында «Урам себеркесе» спектаклен куйган. [8] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia