Дмитрий Кастальский
Кастальский Дмитрий Иванович (26 октябрь (7 ноябрь) 1820, Дмитров — 26 ноябрь (8 декабрь) 1891, Мәскәү) — рус дин белгече, православие рухание, Мәскәүдә протоиерее, композитор А.Д. Кастальскийның әтисе. БиографиясеДмитрий Иванович Кастальский Дмитров шәһәренең Введение чиркәве диаконы Иван Егорович Данилевский гаиләсендә туа. Вифан рухи семинариясендә һәм Мәскәү руханилар академиясендә укый. Дин гыйлеме магистры дәрәҗәсен «О домашнем употреблении Библии у славян» эше өчен ала. 1844—1848 елларда Казан руханилар академиясендә патрология һәм грек теле укыта[1]. 1848 елдан Мәскәү руханилар семинариясендә патрология, логика, психология, латин һәм немец телләрен укыта. Константиновка межа институтында, Император югары техник училищесында, Филарет епархия училищесында Аллаһы Канунын укыткан. Семинария, училищеларда, шулай ук Басман Петропавловск чиркәвендә настоятель була. Гомер азагында Кызыл мәйданда Казан соборы настоятеле була. Дини журналларда кайбер мәкаләләр һәм «О богослужении» китабын бастырып чыгара (М., 1874; 2 изд. 1880) 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнгән. Нәселдән килгән дворянлыкка исәпләнгән Миус зиратында күмелгән. ГаиләсеАбыйсы протоиерей Афинский, Платон Иванович (1816 — 1874). Хатыны — Ольга Семеновна Грузова[2] (1830 — 1870) — Мәскәү протоиереенең кызы, Александр институтын көмеш медаль белән тәмамлый Балалары:
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia