Дмитрий Протопопов (медик)
Дмитрий Иванович Протопопов (1799 — 1857 елның 21 феврале) — Россия медикы һәм педагог, Казан Император университетының медицина факультеты деканы. профессор, медицина докторы. БиографияДмитрий Протопопов 1799 елда туган. 1816 елда Казан гимназиясенә укырга керә, 1821 елда Казан университетына күчә. 1825 елда I бүлек табибы исеме белән курс тәмамлый һәм студентлар каршында күзәтүче вазыйфасын башкаручы итеп билгеләнә. Киләсе елда профессор Фогельның фармакология репетиторы итеп билгеләнә[3][4]. 1828 елда Д. И. Протопов инспектор ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1828 елда Россия империясенең башкаласы Санкт-Петербург шәһәренә Император медицина-хирургия академиясенә командировкага «медицинада камилләшү өчен» җибәрелә һәм анда 1833 елга кадәр кала[4][5]. ![]() 1831 елда ул Петербургта холера белән көрәштә катнаша[4][6]. 1832 елда медицина докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. Шул ук елның ноябрендә Казан университетына «материа-медика» репетиторы итеп билгеләнә. Алдагы ике ел дәвамында Протопопов фармацияны укыта, ә 1837 елның 1 августында, 1835 елның уставы буенча университетны үзгәртеп корганда, гомуми терапия, фармакология, фармация, рецептура һәм минераль сулар турында укуларның экстраординар профессоры итеп раслана[7]. 1839 елның гыйнварында Дмитрий Иванович Протопопов Казан университетының ординар профессоры итеп сайлана, ә моңа кадәр, үз кафедрасы предметларыннан тыш, токсикологиядне ике ел дәвамында укыта[8]. 1845 елның 31 октябреннән 1853 елның декабренә кадәр Протопов медицина факультеты деканы була; лекцияләрне укуын дәвам итеп, 1855 елда укыту вакыты тәмамлана һәм ул Казан университетында тагын биш елга калдырыла[4][9]. «Рус биографик сүзлеклеге» нигезендә, профессор Протопопов бик яратып уку белән шөгыльләнгән; аның лекцияләре (ул берьюлы 5 предмет укыган) тулылыгы, заманчалыгы һәм демонстратив юнәлеше белән аерылып торган, ул вакытта бу сирәк күренеш була; лекцияләргә студентлар бик теләп йөргән, алар аны шактый югары бәяли[10]. Дмитрий Иванович Протопов 1857 елның 21 февралендә вафат була[4]. Протопопов үзеннән соң түбәндәге фәнни хезмәтләр калдыра: «De aquis miueralibus in genere» — медицина докторы дәрәҗәсенә диссертация (СПб. 1832 ел) һәм «Фармакохимия очерклары» — «Казан хәбәрләре»ндә (1838 ел) һәм аерым басма (Казан, 1838 ел)[11][12]. Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia