Дулкын озынлыгы![]() ![]() Дулкын озынлыгы — бертигез фазада тирбәнүче ике иң якын нокталар арасындагы ераклык, бу нокталарның тибәнешләр фазасы аермасы 2π тигез. Гадәттә дулкын озынлыгы төшенчәсе гармоник һәм квазигармоник дулкыннар өчен кулланыла. Ләкин гармоник булмаган дулкыннар өчен дулкын озынлыгы да билгеләнә, ул иң түбән ешлыклы гармониканың дулкын озынлыгына тигез (төп гармоника). Дулкын озынлыгы (тапшыру линиясендә) — таралу юнәлеше буенча электромагнитик дулкынның фазасы 2π үзгәргән ераклык. Вакыт периоды T аналогиясе буенча дулкын озынлыгы λ - дулкын күренешенең фәза периоды булып тора. Вакыт әйләнүле ешлыгына ω = 2πf = 2π/T "фәза әйләнүле ешлыгы" - дулкын саны k = 2π/λ туры килә. Дулкын озынлыгы ешлык ярдәмендә исәпләп була: биредә: - сызыкча ешлык, - әйләнүле ешлык яки почмакча тизлек Дулкын озынлыгы мохиттаМохитта таралучы электромагнитик дулкын озынлыгы вакуумныкыннан кыскарак була: биредә — мохитнең сыну күрсәткече ; ε — мохитнең диэлектрик чагыштырма үткәрүчәнлеге; μ — мохитнең магнит чагыштырма үткәрүчәнлеге. n, μ һәм ε ешлыкка бәйле булырга мөмкин, шушы күренеш дисперсия дип атала. Де Бройль дулкыннарыКвант механикасынең нигезе булып Де Бройль дулкыны һәр кисәкчеккә туры килә. Е энергияле һәм р импульслы кисәкчеккә түбәндәге зурлыклар туры килә:
биредә h — Планк даимие. Мисаллар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia