Кояш баю
Төс — электромагнитик нурланыш оптик диапазонының субъектив сыйфатламасы, физик, физиологик, психологик факторларга бәйле һәм физиологик күрү сизүе нигезендә хасил була.
Төс үзләштерү кеше индивидуальлеге, шулай ук спектраль состав, тирәдәге яктылык чыганакларына карата яктылык контрасты белән билгеләнә. Шулай ук метаметрия күренеше бик мөһим.
Физиология
Кеше төс рецепторлары — колбочкалар сизүчәнлеге спектр сыйфатламалары. Нечкә сызык белән эңгер-меңгер күрү рецепторлары — таякчыклар сизүчәнлеге күрсәтелә.
Төс сизү сәләте яктылыкны сизүчән күзәнәкләрнең ярсуы һәм ярсудан туктавы — күзләр челтәр катлавы рецепторлары (колбочкалар ) ярдәмендә мидә хасил була.
Кешеләрдә һәм приматларда спектр сизүчәнлегенә бәйле өч төр колбочкалар бар: ρ (шартлы рәвештә кызыл ), γ (шартлы рәвештә яшел ), β (шартлы рәвештә зәңгәр ). Челтәр катлау үзәгендә иң күп төс рецепторлары урнашкан.
Сөйрәлүчеләр , кошлар һәм кайбер балыклар оптик нурланышның киңрәк өлкәсен күрә ала, алар якын ультрашәмәхә нурланыш (300–380 нм), спектрның зәңгәр, яшел һәм кызыл өлешен сизәләр.
Эңгер-меңгер вакытын сизүчән рецепторлар таякчыклар дип йөртелә.
Төп төсләр
Беренче тапкыр Исаак Ньютон бериш спектрны 7 төскә бүлә. Бериш спектр дифракцион рәшәткәдә күзәтелә.
Төс
Дулкын озынлыгы , нм
Ешлыклар , ТГц
Фотоннар энергиясе , эВ
Кызыл
625–740
405–480
1,68–1,98
Әфлисун
590–625
480–510
1,98–2,10
Сары
565–590
510–530
2,10–2,19
Яшел
500–565
530–600
2,19–2,48
Күк
485–500
600–620
2,48–2,56
Зәңгәр
440–485
620–680
2,56–2,82
Шәмәхә
380–440
680–790
2,82–3,26
Төс түгәрәгенең төсләре
RGB системасында төсләр 12 төп төсмергә бүленә: 3 төп төс, 3 өстәмә төс, 6 арадагы төсмер.
№
Төс
Тәртип
Төсмер, 0–239
Төсмер, 0–360 (HSV)
Уналтылык коды
1
Кызыл
I
0
0/360
FF 0000
2
Әфлисун
III
20
30
FF8000
3
Сары
II
40
60
FFFF00
4
Сары-яшел (шартрёз)
III
60
90
80FF00
5
Яшел
I
80
120
00FF 00
6
Зәңгәр-яшел (яшь кәбестә)
III
100
150
00FF80
7
Яшел-зәңгәр (циан)
II
120
180
00FFFF
8
Зәңгәрсу
III
140
210
007FFF
9
Зәңгәр
I
160
240
0000FF
10
Миләүшә
III
180
270
4B0082
11
Маҗента
II
200
300
FF00FF
12
Гөлчәчәк
III
220
330
FF0080
Киләсе калыпта төсләр түгәрәгенең 12 төсе күрсәтелгән: анда төп төсләр - кызыл, сары, зәңгәр (RYB ). Биредә беренче тәртиптәге төсләр (төп), икенче тәртиптәге төсләр (катнаш), өченче тәртиптәге төсләр (катлаулы) күрсәтелә:[ 1] .
№
Төс
Төс тәртибе
1
Кызыл
I
2
Кызыл-әфлисун
III
3
Әфлисун
II
4
Сары-әфлисун (гәрәбә)
III
5
Сары
I
6
Сары-яшел
III
7
Яшел
II
8
Зәңгәр-яшел
III
9
Зәңгәр
I
10
Зәңгәр-шәмәхә (миләүшә)
III
11
Шәмәхә
II
12
Кызыл-шәмәхә
III
Төс үлчәнә торган физик сыйфатларга ия була: яктылык, туендырылу, төсмер.
Әдәбият
Артюшин Л.Ф. Основы воспроизведения цвета в фотографии, кино и полиграфии. — М., 1970.
Вавилов Н. Свет и цвет в природе.
Яковлев Б. Цвет в живописи // Художник. 1961, № 3. С. 27–31.
Гуревич М.М. Цвет и его измерение, М.-Л., 1950.
Кустарёв А.К. Колориметрия цветного телевидения, М., 1967.
Уилан Б. Гармония цвета: Новое руководство по созданию цветовых комбинаций / Б. Уилан; Пер. с англ. Г. Щёлоковой. — М.: Астрель, АСТ, 2005.
Ивенс Р.М. Введение в теорию цвета, пер. с англ. — М., 1964.
Шерцль В.И. О названиях цветов // Филологические записки. — Воронеж, 1873.
Wyszecki G., Stiles W.S. Color science. N.Y.-L.-Sydney, 1967.
Deane B. Judd and Gunter Wyszecki — Color in business, science and industry 1975, ISBN 0-471-45212-2
Алферов А.С., Шихирин В.Н.,Верняев В.И., Афанасьев А.Н. Полутоновой клин для метрологической аттестации автоматизированных систем контроля внешних признаков полуфабрикатов РЭА. Тезисы докладов Всесоюзной научно-технической конференции "Конструктивно-технологическое обеспечение качества микро- и радиоэлектронной аппаратуры при проектировании и в производстве. Ижевск, февраль 1986 года.
Искәрмәләр
↑ Уилан Б. Гармония цвета: Новое руководство по созданию цветовых комбинаций / Б. Уилан; Пер. с англ. Г. Щёлоковой. — М.: Астрель, АСТ, 2005.