Зөһрә Акчурина
Зөһрә Акчурина, Биби-Зөһрә Әсфәндияр кызы Гаспралы (Гаспринская) (кыз фамилиясе Акчурина, рус телендә тутырылган документларында: Зухра (Биби-Зегра) Асфандияровна Акчурина, 1862, РИ, Сембер губернасы, Зөябаш — 1903 елның 13 апреле, РИ, Кырым, Бакчасарай) — беренче татар хатын-кыз журналисты, «Тәрҗеман» газетасы нәширләренең берсе. Билгеле татар сәүдәгәрләре Акчуриннар нәселеннән. Күренекле кырымтатар мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралының (1851—1914) хатыны; журналистлар, «Тәрҗеман» гәҗитен чыгаручылар Рифат (1884—1925) һәм Шәфыйка (1886—1975) Гаспралы (Гаспринский)ларның әнисе. Тәрҗемәи хәле![]() 1862 елда Сембер губернасы Сөнгәләй өязе Зөябаш (хәзерге Сембер өлкәсе Барыш районы Иске Тимошкино шәһәр тибындагы бистәсе) авылында туган. Әтисе — Әсфәндияр, әнисе — Фатыйма. Балачагы Коромысловка утарында үтә. Өй шартларында яхшы белем һәм мөселман тәрбиясе ала. Асылзат гаиләләреннән үрнәк алып, әти-әнисе рус милләтеннән булган гувернантка яллый, ул Зөһрәгә рус теле, рус әдәбияты, музыка өйрәтә.
Кияүгә чыгу![]() ![]() Әтисенең энесе Ибраһим Курамша улы Акчурин (1859—?), Сембер кадет корпусын тәмамлагач, Кырымга дәваланырга барганда, аннан Зөһрәне дә алып баруын үтенәләр. 1880 елда Кырымда Акчуриннар Бакчасарай башлыгы (голова) Исмәгыйль Гаспралы (1851—1914) белән күрешәләр.
И. Гаспралының Россия мөселманнары тәрәккые өчен рус һәм Аурупа мәдәниятен алырга кирәклеге турында язылган «Рус мөселманнары» брошюрасы белән танышкач, Акчуриннар аның үзләренә якын фикердәш булуына инаналар. Туй вакыйгасы турында Гаяз Исхакыйның «Ил» газетасында И. Гаспралы вафатыннан соң чыккан «Исмәгыйль бәк, Зөһрә ханым Гаспринскийлар» мәкаләсе Акчуриннар нәселендә ризасызлык тудыра. Ибраһим Акчурин, Мәхбүбҗамал Акчурина җавап мәкаләләре язалар, алар, туй вакыйгасы баштарак ике гаилә арасына күләгә төшерсә дә, соңыннан гаиләләр арасында дуслык урнашуына басым ясый. Риза Фәхретдин үзенең «Мәшһүр ханымнар» хезмәтендә Зөһрә Акчуринаны «татар хатыннары арасында энҗе бөртеге» дип атый, мәгърифәткә хезмәт итү теләге көчле булу сәбәпле, туганнары риза булмаса да, туган Сембер губернасын калдырып, Кырымга, Бакчасарайга китеп бара, дип искә ала.
![]() 32 яшьлек И. Гаспралы 1883 елның апрель аенда да рус һәм татар телләрендә «Тәрҗеман» газетасы чыгаруга рөхсәт алуга ирешә. 21 яшьлек Зөһрә Акчурина иренең башлангычын хуплый. Үзенең бирнәсен, бизәнү әйберләрен газета нәшир итә башлау эшенә сарыф итә. 5-6 ел дәвамында газетаның барлык язу-сызу эшләрен, документациясен алып бара, яңа абүнәчеләр җәлеп итүне үз өстенә ала. Газетаны чыгара башлаганда, басу машинасын ирле-хатынлы алмаш-тилмәш кул белән үзләре әйләндереп, газетаны басалар, баскач, фальцевать итәләр, адресын язалар, марка ябыштыралар, почтага илтәләр. Абунәчеләргә газетаның чираттагы санын җибәргәч, яңа санын эшләргә тотыналар. И. Гаспралы газетаның русча өлеше өчен мәкаләләрне, гадәттә, русча яза, төрки телне иренә караганда яхшырак белгән Зөһрә Акчурина ул язган текстны төзәтә, гадиләштерә, татарчага тәрҗемә итә. Атнага 1-2 сан чыккан, кечкенә форматлы газетаның бер ягында русча текст, икенче ягында татарча текст урнаштырыла.
Газетаның тиражы да үсә. Беренче елда (1883) газетаны 320 абәүнәче алдырса, 1884 елда 406, 1885 елда 1000 кеше алдыра. Газета ХХ гасыр башында гына чыгымнарын каплый башлый. 20 ел эчендә И. Гаспралы һәм Зөһрә Акчурина үзләренең даими укучыларын әзерләүгә ирешәләр. Ире эш белән башка шәһәрләргә киткән вакытларда, газета чыгару эше тулысынча З. Акчурина өстендә була. Ул килгән хатларга җавап яза, Идел-Урал ягыннан килгән мәкаләләрне газета өчен әзерләп, бастыра.
Газета аякка баскач, З. Акчурина мөхәрририяткә хезмәткәрләр ала, үзенең бертуган энеләрен (Мөхәммәтша, Әхмәттша, Ибраһим Акчуриннар) газета эшенә тарта[4]. 1893 елның апрель аенда, газетаның 10 еллыгын бәйрәм иткәндә, Иран шаһиншаһы һәм Бохара әмире вәкилләре И. Гаспралыга орденнар тагалар. Бакчасарай головасы Мостафа Давыдович Зөһрә Акчуринаны «Россия мөселман хатын-кызлары арасында беренче журналист» дип атый, Кырым төркиләре исеменнән аңа алтын брошь бүләк итә. Казан вәкилләре «милләт анасы» исемен бирә[5] . Җәдит мәктәбе1893 елда З. Акчурина үз акчасына Бакчасарайда кызлар өчен башлангыч мәктәп ача һәм ун ел буе аны җитәкли. Үз мәктәбенә үрнәк итеп, 1883 елдан Зынҗырлы мәдрәсәсе каршында эшләп килүче малайлар өчен үрнәк башлангыч мәктәпне ала. Гаиләсе![]() ![]() Ире Исмәгыйль Гаспралы (1851—1914)
1903 елның 13 апрелендә, тиф белән авырып, үлә. Бакчасарайда Хаҗи Гәрәй хан төрбәсе янында җирләнә. Россия империясенең төрле төбәкләреннән, кайгы уртаклашып, 300 хат-телеграмма килә.
Хәтер2015 елның августы — Зөябаш шәһәр тибындагы бистәсе китапханәсенә исеме бирелгән[6]. Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia