Игорь Стравинский
![]() Игорь Фёдор улы Стравинский (1882, Россия Империясе — 1971, Нью-Йорк) — Россия, Франция (ватандашлыгы 1934 елдан) композиторы, дирижёр, пианист, дөньяның музыкаль мәдәнияте иң күренекле вәкилләренең берсе. Аның иҗатында XX гасырның барлык юнәлешләре чагылдырылган. Тәрҗемәи хәлеИгорь Стравинский 1882 елда Ораниенбаум шәһәрендә, Мария театры җырчысының гаиләсендә туган. Әнисе — Анна Холодовская, пианистка, җырчы, әтисе — җырчы, поляк нәселеннән чыга. Стравинский йортында күп мәшһүр артистлар, әдипләр, артистлар булганнар, шул исәптән Фёдор Достоевский. Петербург Император университеты юридик факультетында укыган. 1904-1906 елларда Н. А. Римский-Корсаковта музыкаль белем алган. Римский-Корсаков җитәкчелегендә "Фавн һәм көтүче-кыз" сюитасы язылган. Сюита премьерасында Дягилев булган һәм яшь композиторга югары бәя биргән. Тиздән Дягилев Стравинскийга "Париж Рус сезоннары" өчен балет язарга тәкъдим итә. Өч еллык хезмәттәш вакытында Стравинский дөньяда бик танылган балетлар иҗат итә: "Кызу-кош" («Жар-птица» , 1910), «Петрушка» (1911) һәм "Изге Яз" («Весна священная», 1913). 1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышы алдында Стравинский гаиләсе белән Швейцариягә күчеп китә. Сугыш аркасында Россиягә кайтмаган. 1915-1920 елларда Лозанна янында тора. Христиан Андерсон әкияте буенча "Сандугач" операсын 1914 елда яза, 1918 елда "Солдат тарихы". 1940 елга кадәр Франциядә яши. 1940 елда Аурупада башланган сугыш сәбәпле АКШка китә, Сан-Франциско, аннары Лос-Анджелес шәһәрләрендә тора. 1966 елда Requiem Canticles (Җеназа җырлары) иҗат итә, шул әсәре Стравинский иҗатының түбәсе булып санала. 1962 елда гастрольлләргә ССРБ, Мәскәүгә, Ленинградка килә. 1971 елда йөрәк авыруыннан үлә. Венециядә күмелгән, аның кабере Дягилев кабере янында урнаша. Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia