Изге Грааль
![]() ![]() Изге Грааль (искефр. Graal, Grâl, Sangreal, Sankgreal, лат. Gradalis) — урта гасыр француз[1] легендаларында Гайсә газаплары коралларының берсе. Соңгы Кичке ашта әлеге касәдән ул эчкән, шул касәгә Аримафея Йосыфы хачка кадакланган Коткаручының канын җыйган. Түгәрәк өстәлнең легендар рыцарьлары гомерләрен Изге Граальны нәтиҗәсез эзләп үткәргәннәр. Ул Мәсих тәнен тишкән сөңге белән бергә сакланган һәм Британиягә Ариматея Йосыфы тарафыннан китерелгән дип саналган. Европа урта гасыр романнарында Грааль касә түгел, ә таш яки ниндидер кыйммәтле истәлек дип аңлатыла . Грааль касәсеннән эчкән һәрбер кешенең гөнаһларны кичерелә, ул мәңгелек тормыш һ.б.га ия була, кайбер версияләрдә хәтта аңа карап торган кеше дә күп нигъмәтләр иясе була дип исәпләгәннәр. Еш кына «Изге Грааль» сүзе образлы мәгънәдә ирешеп булмый торган, ирешү бик авыр булган максат, хыял билгесе буларак кулланыла. Граальны эзләүләр![]() IX гасырда Европада Мәсихнең җир тормышы белән бәйле истәлекләрен «ауларга» керешәләр. Бу процесс XIII гасырда, Изге Людовик Парижга Константинопольдән күпсанлы Газап кораллары алып килеп, аларны моның өчен махсус төзелгән Изге Капеллага урнаштыргач, үзенең иң югары ноктасына җитә. Истәлекләрнең чынлыгыннан бик аз кеше шикләнә. Ләкин, Европаның төрле чиркәүләрендә күрсәтелгән Газап кораллары арасында Гайсәнең Соңгы Кичке ашта эчкән касәсе булмый. Бу хәл аның кайда икәнлеге турында имеш-мимешләр, легендалар уята. Христиан диненең күпчелек гыйбадәтханәләрен «монополияләгән» Париждан аермалы буларак, хәзерге Франциянең инглиз таҗына кергән өлеше Британия киңлегендә каядыр яшерелгән касә турында легенда тәкъдим итә. Парсифал турындагы урта гасыр романнарында төп герой Монсальватның тылсымлы сараен эзли һәм таба, бу сарайда тамплиер сакчылары астында Изге Грааль саклана. Кайбер тасвирламаларда Грааль иске кельт легендаларыннан бушамас касәне хәтерләтә. Аның функцияләре башка Һинд-Европа халыклары мифологиясе әйберләренә, аерым алганда, муллык мөгезенә охшаган. Роберт де Бороннан башлап, Аримафей Йосыфының Британиядә торуын Гластонбери Хилл белән бәйлиләр. 1190-нчы елда Гластонберий аббатлыгы монахлары Артур патша һәм аның хатыны Гвиневраның саркофагларын табулары турында игълан итәләр. 1278 елда Эдуард I һәм аның хатыны катнашында аларны яңадан күмү тантанасы уза. Шул вакыттан алып, Грааль халык хыялында Гластонбери белән тыгыз бәйләнгән. Урта гасыр әдәбиятында
Вольфрам фон Эшенбахның "Парцифаль" романында Грааль — таш:
Икенче урында Эшенбах катарск йолаларының берсен телгә ала:
Гластонбери аббатлыгыннан булган инглиз бенедикт монахы Джон Син (1340—1400) үзенең елъязмасында моңа кадәр беркайда да искә алынмаган Мелкин фаразламасын китерә[2]. Анда сөйләнгәнчә, Ариматея Йосыфы Граальны монастырьга китергән, шуннан соң касәне үзе белән кабергә алып киткән[3], ә соңрак аны Артурның юлдашы, Ланселот улы Галахад рыцаре эзләп тапкан[4] .Түгәрәк өстәл рыцарьлары турында язган Томас Малори шулай ук Граальны искә ала:
Артур циклы![]() Артур циклында Грааль беренче тапкыр Франциянең куртуаз романында — Кретьен де Труаның «Персеваль яки Грааль легендасы» китабында күренә. Түгәрәк өстәлнең ике рыцаре — Персивал һәм Галахад исемнәре Грааль белән бәйле. Персиваль Граальны үзенең туганы Балыкчы патшага кунакка баргач күрә. Бу патша рыцарьлар алдында Изге Граальдан изге су эчеп савыга. Галахад Граальны табуга ирешкән беренче кеше, изге рыцарь булып санала. Балачактан ук сафлыкта һәм гадел тормышта монахлар тәрбиясендә үсә һәм изге җисемгә кагылу хокукына ия була. Аннан соң ул изге булып күккә күтәрелә. Грааль дип саналучы касәләр![]() XIX гасырда берничә (якынча алты-җиде) шәһәр Граальга ия булулары турында игълан иттеләр:
Торино сәяхәт китаплары Изге Грааль бу шәһәрдә урнашкан дип әйтәләр. Бөек Мәрьям ана гыйбадәтханәсе алдында 2 сын — Иман һәм Дин сыннары бар. Иман сыны сул кулында чынаяк тотып тора, анда җирле халык Изге Грааль образын күрә. Белешмәлекләрдә сынның карашы аны эзләү юнәлешен күрсәтә дип әйтелә. Грааль һәм Кельт мифологиясеКельт мифларына мөрәҗәгать итсәк, аларда да тылсымлы касә бар, һәм, мөгаен, бу образ Грааль идеясы формалашуга йогынты ясарга мөмкин. Аларда сихерченең тылсымлы чатнаган казаны, Керидвен бар. Ул билгеле бер сарайда саклана, анда саф ниятле камил кешеләр генә керә ала, ул башкаларга күренми. Бу урын Аннун дип атала: " Аннун — дөньяның башлангыч упкыны, анда үлем яшәештән көчлерәк һәм бар булган нәрсә үлемнән барлыкка килгән, ләкин шунда Теге дөнья һәм барлык тереклек туа, шунда илаһлар табыла һәм көнбатыш диңгезләренең искиткеч утравына — Авалонга юллар уза … " Шул ук Кельт легендаларында Грааль ташы белән бәйле тагын бер миф бар. Бу кычкыра алган махсус таш. Кычкыруы белән ул чын патшаны таный һәм борынгы Ирландия башкаласы Тарага урнаштырыла. Грааль һәм конспирация теорияләре«Грааль» сүзенең чын мәгънәсен эзләү күп конспирация теорияләрен тудыра. Иң танылган вариантлар «Да Винчи коды» романында яңгырый һәм Отто Ранның оккульт тикшеренүләренә туры килә:
Хәзерге культурада Изге Грааль![]() Изге Грааль күпсанлы әдәби әсәрләрдә, фильмнарда һәм компьютер уеннарында очрый. Иң танылганнары: "Монти Питон һәм Изге Грааль " (1975), «Индиана Джонс һәм соңгы тәре йөреше» (1989), "Балыкчы патша " (1991), "Da Vinci Code "(2006), анда Грааль касә итеп түгел, ә хатын-кыз, Гайсә һәм Магдалина Мәрьям нәселе кызы буларак тәкъдим ителә. Шулай ук, Граальны эзләү — Бернард Корнуэллның Хуктоннан булган Томас турындагы китаплар сериясендә күренә. Аның ата-бабалары, сюжет буенча, Изге Граальне саклаган. «Геретик» китабы ахырында Томас кешелекнең камил түгеллеген һәм бу могҗизаны үзенә зыян китерүдән башка максатларда куллана алмаячагын аңлап, табылган Касәне диңгезгә ыргыта. Heroes of Might and Magic III уенында Изге Грааль — Обелисклар төзегән карта ярдәмендә шәһәрдә казып табылырга тиешле бина. Сценарий көйләүләренә карап, Изге Грааль артефактны китерүчене җиңүче дип танып, уен сессиясен тәмамлый, яисә юмарт бонус ролен башкара ала. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Фильмография
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia