Илдар Гаянов
Илдар Гаянов, Илдар Ихсан улы Гаянов, баш. Ғаянов Илдар Ихсан улы, рус. Гаянов Ильдар Ихсанович (19.03.1957) — рәссам, РФ рәссамнар берлеге әгъзасы (1998). Салават Юлаев премиясе лауреаты (2004). Император сәнгать академиясе (Петербург) әгъзасы. Тәрҗемәи хәле![]() 1957 елның 19 мартында БАССР Балтач районы Сәйтәк авылында туган. Свердловск сәнгать училищесынең (хәзерге И.Д. Шадр исемендәге Екатеринбург сәнгать училищесы) сынлы-сәнгать-педагогика бүлеген (педагог Г.С. Метелев сыйныфы) тәмамлаган (1982).
ИҗатыҮсмерчагында рәсем сәнгатенә юлны авылдашы һәм туганы рәссам Зөфәр Гаянов күрсәтә[1]. Төрле жанрларда һәм мәүзүгъта иҗат ителгән 100 дән артык картинасы бар. Контраст төсләр кулланып, картиналарында үзенчә яңгыравыклы колорит тудыра. Картиналар: «Бакчадагы кыз» (Девушка в саду, 1990), «Балконда» (На балконе, 1996) 1999-2004 елларда тарихка һәм сугыш темасына (баталь жанрга) мөрәҗәгать итә. «Иван IV янында башкорт илчеләре» (Башкирские послы у Ивана IV) картинасын яза. 1812 елгы Ватан сугышында башкорт атлыларының катнашуы турында (Ф.Г. Исмәгыйлев белән автордаш булып) зур полотнолар ясый: «Березино янында сугыш» (Битва под Березино), «Бородино янында сугыш» (Битва под Бородино), «Башкорт гаскәре Парижда» (Башкирское войско в Париже). 2002-2004 елларда Салават Юлаевка багышланган «Салават турында хикәятләр» («Сказания о Салавате») исемле картиналар шәлкемен (Ф.Г. Исмәгыйлев белән автордаш булып) иҗат итә: «Үсмерчак» (Отрочество), «Ата һәм ул» (Отец и сын), «Чакыру» (Призыв), «Салаватның Пугачев белән очлрашуы» (Встреча Салавата с Пугачёвым), «Уса кирмәнен камау» (Осада Осинской крепости). Күргәзмәләре1988 елдан республика дәрәҗәсендәге, 2000 елдан халыкара күргәзмәләрдә (барлыгы 14) катнаша. Күргәзмәдә катнашкан беренче картинасы — «Өйгә» (Домой)[2]. 7 шәхси күргәзмәсен оештыра: Уфада (1992, 1995, 2009), Казанда (1996) һ.б. Хезмәтләре Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), «Казан» милли мәдәният үзәге музеенда (Казан), Чуаш дәүләт сәнгать музеенда (Чабаксар)[3], УГАЭСның «Academia» галереясында (Уфа), Россия һәм чит илләрдә шәхси тупланмаларда саклана [4]. Ат спорты һәм атбагучылык музеен (Уфа) оештыруда катнаша[5] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia