Илмир Ямалов
Илмир Ямалов, Илмир Илдус улы Ямалов (Ильмир Ильдусович Ямалов; 1988 елның 1 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Тукай районы, Мусабай) ― музыкант (баянчы, унсигез уен коралында уйный), алып баручы, 2019 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Инструменталь башкару» белгечлеге дисциплиналары укытучысы, 2012―2015 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2025)[1]. Тәрҗемәи хәле![]() 1988 елның 1 мартында[2] Татарстан АССР Тукай районы Мусабай авылында музыкаль гаиләдә туган. Әтисе ягыннан бабасы Мулланур, әбисе Фәһимә. Әнисе ягыннан бабасы Миргарифан, әбисе Зоя (Бөгелмә). Әнисе, балалар бакчасы тәрбиячесе Клара (Мөслим районы Усы авылыннан, керәшен) баянда, әтисе, тракторчы, үзешчән артист Илдус (Тукай районы Ташкичү авылыннан, улы 7нче сыйныфта укыганда вафат булган) хромка гармунда уйнаган. Әни бер, әти башка апасы Зөлфия, әни башка, әти бер ир туганнары бар [3]. 5нче сыйныфтан бирле баян классына йөргән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният училищесының оркестр бүлегенә, әлеге училищены тәмамлагач, 2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр бүлегенә укырга кергән. Шул ук елның февраль аенда «Сорнай» ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев үзенең ансамбленә чакырган. Ике атна эчендә барысына да өйрәнеп, «Сорнай» белән беренче тапкыр чыгыш ясаган, аннары гастрольләргә йөри башлаган. Беренче курсны тәмамлаганнан соң, университетта театр бүлегеннән фольклор бүлегенә күчкән. Магистратура белән аспирантураны тәмамлаган[4]. 2008―2016 елларда «Сорнай» фольклор-этнография ансамблендә солист[2]. 2012 елда тамада буларак бәйрәмнәр алып бара башлаган. Ике эшне берьюлы алып бара алмаячагын аңлагач, «Сорнай»дан киткән. Бер ел узгач «Риваять» ансамбле җитәкчесе Руслан Габитов аңа тәкъдим белән чыккан. 2016 елдан «Риваять» төрки-татар этнотөркеме артисты, администраторы, инструменталисты булып эшли[5]. 2012―2015 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында нәфис мәдәният һәм сынлы сәнгать факультеты укытучысы[2]. 2017―2018 елларда «Болгар» радиосында «Иртәнге чәй» тапшыруын алып баручы[2]. 2019 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Инсртументаль башкару» белгечлеге дисциплиналары укытучысы[1]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышы2013 елда өйләнгән. Хатыны Рузия (Салихҗанова)[8]. Улы Раян, кызы Рузинә, улы Рияз, кызы Рузилә[9]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia