Иса
Иса (рус. Большая Поляна) — Мордовиянең Кадошкин районына керүче татар авылы. Авыл 17 гасырда телгә алына. Авылга нигезне Темников татарлары салган. Биләмәләре тирә-як рус һәм мукшы авылларын колачлаган. Шуңа күрә авылның икенче исеме — Зур Алан. Насакан-Потьма авылы белән бер авыл советы тәшкил итә. СыйфатламаИса авылы Исса елгасы буена, Тарса кушылган җирдә урнашкан татар авылы. Биредә 350 хуҗалыкта 800 кеше яши. Авылның үзендә җирле хакимият урнашкан, 9 еллык мәктәп, мәчет, клуб, 5-6 шәхси кибет, пилорама бар, газ-су кертелгән, җирләрнең күпчелеген Мәскәү фермерлары алган.[3] Тарихи белешмә1763 елда биредә татарлар белән бергә 30 рус, морза Семен Еналеев коллары яшәгәннәр. 1869 елга авылда 200 йорт булган. Инкыйлабка кадәр авыл бай яшәгән. Ул чакта авыл өч өлеш, 3 авылга бүленгән: Нагур, Кече Иса, Олы Иса. 1913 елда 339 хуҗалыкта 2 497 кеше яшәгән. Хуҗалыкларда 431 алаша исәпләнгән, атсыз хуҗалыклар 87 булган. 447 сыер һәм тана, сыерсыз хуҗалыклар - 47. 3 мәктәп, 3 икмәк кибете, 2 янгын сүндерү машинасы, җил тегермәне, 3 май ясау аппараты, сарык тиреләрен эшкәртүче завод, 4 тимерчелек, 4 пекарня, 9 кибет булган һәм волость үзәге урнашкан.[4] Усман-бай Килдиев төзегән 200 урынлык волость хастаханәсе, 1906 елда ачылган казна мәктәбе. Танылган шәхесләр
ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia