Гыйниятулла Капкаев
Гыйниятулла Капкаев (, 14 сентябрь 1856, Иса, Саран өязе, Пенза губернасы, Россия империясе — 21 март 1930 (73 яшь), Уфа, РСФСР, СССР) — мөселман дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Ырынбур мөселман диния нәзарәте (1893-1917) һәм БАССР мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте (1920-еллар) казые. 1926—1928 елларда Уфада чыккан «Диянәт» журналы[1] эшчәнлегендә катнаша. БиографиясеГыйниятулла Муся улы Капкаев 1856 елның 14 сентябрендә Пенза губернасы Саранск өязе Гайса авылында, хәзерге Мордовия Республикасы Кадошкин районы Иса (рус. Б. Полянки) татар авылында туган.[2]. Казан артындагы Кышкар мәдрәсәсендә белем ала. Туган авылында мулла вазифасын башкара. Кадимчелек яклы була[3]. 1893-1917 елларда Уфада Ырынбур Диния нәзаратында казый булып хезмәт итә. Бу вазифада Диния нәзараты әгъзаларының эшчәнлеген контрольдә тоту һәм эш башкару белән шөгыльләнә. ![]() 1906 елның 15 февралендә Уфада уздырылган һәм хәрби имамнар мәсьәләсенә багышланган Ырынбур Диния назараты киңәшмәсендә катнаша. Гыйниятулла Капкаев 1914 елда Санкт-Петербургта ачылган «Сыйрател-Мөстәким» («Хак юл») Бөтенрусия мөселманнар берлегенең нигезләүчеләрнең берсе булып тора. Бу оешма мөселман мәгарифен һәм хәйрияне үстерү максатында оештырылган. 1917 елның мартында Уфа губерна комитеты Президиумы карарына буенча хокук яклаучы структуралар күзәтүе астына алына. 1920-се елларда Башкорт АССР мөселманнары Үзәк Диния нәзаратының казые була. Үзенең мәкаләләрен Диния нәзаратының «Дианат» журналында бастыра.[4]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia