Иске Чәчкаб балалар бакчасы
Иске Чәчкаб балалар бакчасы (рус. Чечкабский детский сад) — Татарстанның Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан балалар бакчасы. ТарихыИске Чәчкаб авылында балалар бакчасы 1968 елның[1] 29 ноябреннән эшли башлый.[2][3] Балалар бакчасы Иске Чәчкаб авылы, Үзәк урам, 57нче йорт адресы буенча урнашкан.[4] Хәзерге исеме асытында рәсми рәештә 2002 елның 27 декабрендә теркәлгән.[5] 2008 елдан «Татарстан Респпубликасы Кайбыч районы Чәчкаб балалар бакчасы» исемендә йөри. 1997 елдан яңа урында «Альфа» сәүдә фирмасы тарафыннан 108 кешелек яңа ике катлы бина салына. Бу бинада мәктәп, балалар бакчасы урнаша.[3] Мәктәпкәчә учреждение 12 урынга исәпләнгән. Хәзерге вакытта балалар бакчасына 15 бала йөри. Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны гарантияләүче тулы канлы үсеше өчен барлык шартлар тудырылган. Балалар бакчасы бинасы санитар-гигиена, эпидемиягә каршы таләпләргә һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җавап бирә. Бүгенге көндә биредә бер җитәкче һәм ике тәрбияче эшли. Җитәкчесе Гимадиева Гөлия Фәргать кызы.[6] Балалар бакчасының төп максаты: балалар сәламәтлеген саклау һәм сау тормыш рәвеше формалаштыру. Төрле яшьтәге балалар бер төркемдә шөгыльләнәләр. Тәрбия һәм укыту эшләре татар телендә алып барыла[3]. Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia