Кавказ арты мөселман дини идарәләре
Кавказ мөселманнары идарәcе белән бутамагыз Кавказ арты сөнни һәм шигый мөселманнарының дини идарәләре (рус. Закавказские магометанские духовные правления суннитского и шиитского учений) ― Россия империясендә Кавказ арты мөселманнарының югары дини оешмалары. Тарих1872 елның 5 апрелендә Россия императоры Александр II тарафыннан оештырылган. Император «Кавказ арты сөнни мөселманнарының дини идарәсе турында нигезләмә» һәм «Кавказ арты шигый мөселманнарының дини идарәсе турында нигезләмә»не имзалаган [1]. Сөнни мөселманнарның югары дини башлыгы ― мөфти, шигый мөселманнарның югары дини башлыгы ― шәйхелислам. Аларны вазыйфаларына Кавказның гражданлык эшләре бүлеге башлыгы тәкъдиме белән император үзе билгеләгән.
1873 елның 2 гыйнварында Тифлиста тантаналы рәвештә Кваказ арты сөнни мөселманнарының дини идарәсе һәм Кавказ арты шигый мөселманнарының дини идарәсе ачыла. Тифлистә ике мәчет — сөнни һәм шигый мәчете эшләгән. Кавказ арты (сөнни) мөселманнары дини идарәсе Сурб-Саркис урамындагы 45нче йортта, Кавказ арты (шигый) Диния нәзарәте Суд урамындагы 12нче йортта урнашкан булган.[2] Әлеге дини оешмаларның юрисдикциясе Бакы, Елизаветполь (үзәге Елизаветполь, хәзерге Гәнҗә), Тифлис, Ирәван (үзәге Ирәван, Ереван) губерналары мөселманнарына кагылган. Искәрмәләр
Әдәбият
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia