Кайбыч таңнары
Кайбыч район газетасы "Кайбыч таңнары" (рус."Кайбицкие зори") 1933 елда коллективлашу елларында, Сталинның "Барлык колхозларны большевикларныкы, ә колхозчыларны мул тормышлы итәргә", -дигән девизы астында үз эшен башлаган "Колхоз бригадасы" газетасы дәвамчысы. Төп темаларыАвыл тормышы, игенчеләр, терлекчеләр проблемалары, икътисад һәм алдынгы технология, мәдәният, спорт, гомумбелем бирү мәктәпләре, инвалидларны, ялгызларны, картларны социаль яклау - газетаның төп темалары. Укучы -язмаларның төп авторы. КушымталарыБалалар һәм үсмерләр өчен "Таңчулпан" махсус кушымтасы, "Сәламәтлек", "Экология хәбәрчесе" кушымталары район халкының ижади активлыгын арттыра. Соңгы өч елда газета һәм аның хезмәткәрләре республика конкурсларында төрле номинацияләрдә җиде тапкыр дипломга лаек булды. Тираж3600 данә гомуми тираж белән татар һәм рус телләрендә (татарча -2021, рус телендә -1584 данә, А-3 форматында) чыга. Газета Казан шәһәрендә "Идел Пресс" ДУПсендә басыла. Тираж буенча газетаны район халкының 70 проценты укый. Юридик адресларРедактор: Нигматҗанова Фәридә Кәримовна Юридик адрес: 422330, ТР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 11. Почта адресы: 422330, ТР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 11. Тел/факс: 8(84370) 21-6-14, 21-0-10 (факс), 21-2-79 Е-mail: kzori@rambler.ru Нәшер итүче: «Татмедиа» ААҖ. Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia