Кайбыч урман хуҗалыгы

Кайбыч урманы

Кайбыч урман хуҗалыгы - Татарстан Республикасының Кайбыч һәм Апас районнарында урнашкан урманчылык белән шөгыльләнүче ачык акционерлар җәмгыяте.

«Кайбыч урман хуҗалыгы» «Кайбыч махсус урман хуҗалыгы» буларак 1966 елның 3 октябрендә оеша. Аның мәйданы 17 473 гектар булып, шуның имәнннәр 48 %ын, юкәләр 25, усаклар 8, наратлар 5, калган агачлар 14 %ын алып торган.

Кайбыч урманарының тарихы еракларга китә. Әле 18 гасыр башында ук, 1712 ел Указы белән Петр I : “Казанның таулы имәнлекләрен кораблар һәм башка диңгез суднолары төзү өчен сакларга!”, - дип боерган[1]. Әле бүгенге көндә дә Кайбыч урманында Лашман юлы дип аталган бик киң юл сакланган. Урсак урманчылыгы урманында әле дә 500 еллык имән үсеп тора[1].

Юридик адресы: 422321, Кайбыч районы, Федоровское авылы, Пролетарская ур., 82.[2]

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 Туган җирем - Кайбычым. Казан, Идел-Пресс 2007, 135-136 битләр.
  2. лесхоз, archived from the original on 2016-03-15, retrieved 2021-08-16 
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya