Калтыравык башак
Калтыравык башак ( лат. Bríza ) - кыяклылыр семьялыгыннан бер- яки күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. АтамасыЫругның фәнни атамасы (Briza) борынгы грек теленнән килеп чыккан һәм Рим табибы Гален (б. Э. II-III гасыр) хезмәтләреннән алынган. Алар өчен бу атама билгеле бер ярма ашлыгын - ихтимал, арышны аңлаткандыр[3] . Халык арасында бу үсемлекнең исемнәре - "күке күз яшьләре" [4] һәм "Мәрьям ана күз яшьләре". Мондый фитонимнар, шулай ук ыругның татарча исеме ("калтыравык") катлаулы чәчәк төркеме төзелеше белән аңлатыла, ул нечкә сабакларда һавада эленеп торган тамчыларга охшаган һәм аз гына җил искәндә дә селкенә башлый. Испан телендә дә урта калтыравык башак һәм зур калтыравык башакны "Мәрьямнең күз яшьләре" дип атыйлар. ТаралуыАреалы Европа, Көнбатыш Азия, Төньяк Африка һәм Көньяк Американы үз эченә ала. Кайбер төрләр Төньяк Америкада чит үсемлекләр буларак очрый.Татарстан территориясендә бер төре – урта калтыравык башак (B. media) Кама алдында очрый. Дымлы болыннарда, урман аланнарында үсә. [5] ![]() Калтыравык башакның кайбер төрләре - бөҗәкләр өчен азык, мәсәлән Амара ыругына керүче коңгызлар аның белән туклана . Биологик тасвирлауКыска тамырчасы булган яисә тамырчасыз берьеллык яки күпьеллык үсемлекләр. ![]() 20-60 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Сабагы туры. Яфрак пластинкалары кыяк, яссы, өске ягы кытыршы; яфрак җиңсәсе төбенә кадәр ачык, шома; яфрагының вак телләре элпәле, кыска. Чәчәк төркеме – эре башакларны берләштерә торган җәенке себеркәч. Башакчыклары түгәрәк-йөрәксыман, ян-яктан кысылган, яшькелт ак яки шәмәхә төстә, нәзек сапта утыралар. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Нигездә, орлыклардан үрчи. КуллануКайбер төрләре терлек өчен азык. Зур калтыравык башак (Briza maxima), урта калтыравык башак (Briza media) һәм кече калтыравык башакны(Briza minor) декоратив үсемлекләр буларак чәчәләр. Кипкән чәчәкләрен коры букетлар — үсемлекләрдән төзелгән флористик композицияләр төзү өчен кулланалар. ТөрләрThe Plant List (2013) базасы мәгълүматлары буенча, ыругка 22 төр керә :
Бу ыругның тагын ун төре The Plant List үсемлекләр исемлегендә (2013) чишелмәгән исем статусына ия, ягъни бу исемнәргә карата, алар башка төрләр белән синонимнарга әверелергә тиешме, яки бәйсез төр исемнәре буларак кулланылырга тиешме, бер сүз белән әйтеп булмый. ИскәрмәләрBriza 2019 елның 18 май көнендә архивланган. // The Plant List (2013). Version 1.1.(ингл.)(Тикшерелгән 29 гыйнвар 2015) Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia