Камыллы
Камыллы — Татарстан Республикасының Кайбыч районында Ырым елгасына Камыллы елгасы койган урында урнашкан авыл. Тарих19 гасырда Иске Тәрбит авылы кешеләре тарафыннан нигезләнгән. 1927 нче елда Иске Тәрбит авылыннан 60 хуҗалык буш урынга күчеп килә. Килү сәбәпләренең берсе булып Иске Тәрбит җирләренең ерак булуы һәм кешеләрнең монда килеп эшләп йөрүенең мәшәкатьле булуында. Күченеп килүчеләрнең күбесе яшьләр була. Җирне шобага салып бүлгәннәр. Иген җыеп алынган буш камыллар өстендә күченеп килгән халык йорт җиткерә. Шулай итеп авыл Иске Тәрбиттән 4 чакрым ераклыкта көньяк- көнбатышта Ырым елгасының уң ягында салына. Авылга “Камыллы” дигән исем бирәләр. 1930-31 нче елларда монда күчкән кешеләр аерым күмәк хуҗалык булып оешалар. «Искра» колхозы төзелә. Бу колхозда ике бригада була. Аның беренче председателе итеп Иванов Яков Иванович билгеләнә. Кыска вакыт эчендә авылда кибет, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб барлыкка килә. Камыллы мәктәбендә Галина Медова, Екатерина Смирнова, Матрена Кузьминалар укыта. Кибетче булып озак еллар Елизавета Осипова эшли. Сарыклар, атлар үрчетелә. Ат абзары, сарык фермасы, механика остаханәсе, ындыр табагы, складлар төзелә. Тегермән эшли башлый 1970-80 нче елларга кадәр тормыш кайный. Аннан соң әкренләп авылдан яшьләр шәһәргә китә, укучылар Иске Тәрбит авылына йөреп укый, клуб та ябыла, тора бара фермалар бетерелә. Кызганычка каршы, хәзер Камыллы авылында авылында бары тик 1 кибет бар. Төп халкыТөп халкы – керәшен татарлары. Чуашстанның Канаш районы Яманово, Тобурданово авыллары белән чиктәш урнашканга, әлбәттә инде, катнаш гаиләләр дә күп корыла. Танылган шәхесләре
Демография
Төп милләтләр (2010 елгы җанисәп буенча): татарлар (98%), чуашлар (2%). Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2] ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia