Касыймов бульвары (Яр Чаллы)
Касыймов бульвары, Эдуард Касыймов исемендәге бульвар (рус. Бульвар Касимова, Бульвар имени Эдуарда Касимова) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам. Озынлыгы 615 м. Тарих![]() Урамның исеме Яр Чаллы шәһәре язучылар оешмасына нигез салучыларның берсе һәм оешманың беренче җитәкчесе булган күренекле татар язучысы Эдуард Салихҗан улы Касыймов (1930-1986) хөрмәтенә аталган. Э. Касыймов Чаллыда 1972—1986 елларда яши һәм иҗат итә. КамАЗ төзүчеләргә багышлап, «Чулман-оныклар дәрьясы» (1976), «Шиңмәсен гөлләрең» (1986) романнарын яза. Яр Чаллы шәһәр шурасы башкарма комитетының 1989 елның 22 марты 110нчы санлы карары белән 39нчы комплекстагы урамга «Касыймов бульвары» исеме бирелә[1]. УрнашуыЯр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районындагы 38нче һәм 39нчы комплекслары чигендә урнашкан урам. Халыклар дуслыгы проспектыннан башлана. Рәис Беляев проспекты белән киселештә тәмамлана. Бульвар комплекс эчендәге урман полосасын кисеп үтә. Игътибарга лаек объектлар![]()
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia