Үзәк район (Яр Чаллы)
Үзәк район — Яр Чаллының территориаль бүленеш берәмлеге, Автозавод һәм Комсомол районнары арасында урнашкан. Автозавод районы белән берлектә Яңа шәһәр дип йөртелә. Башка районнар кебек үк, үз составында ил өчен гадәти булмаган комплекслар (торак квартал-микрорайоннар) бар. Территориясе буенча шәһәрнең иң зур булмаган районы һәм шул үк вакытта халык саны буенча иң зур район булып тора. Хакимият башлыгы
Урнашу![]() Үзәк районга 1—8, 11—19, 31, 36—45, 56, 58, 59 комплекслар, Медгородок, 2 нче автоюлдан көньяк-көнбатышка таба урнашкан сәнәгать һәм коммуналь объектлар керә. Комсомол һәм Үзәк район арасындагы чик 4 нче машиналар юлы буйлап «Орлов боҗрасы» транспорт чишелешенә кадәр, аннан соң 1 нче машиналар юлы буйлап Академик Королёв урамына кадәр, аннан соң Королёв урамы буйлап Чулман проспектына кадәр, аннары көньяк-көнбатышка таба Чулман проспекты дәвамы буенча Нариманов урамы дәвамына кадәр, аннан соң Нариманов урамы буенча Кама елгасы ягына таба бара[3]. Автозавод һәм Үзәк районнар арасындагы чик 2 нче машиналар юлы буйлап уза, аннан соң Хәсән Туфан проспекты буенча Мәскәү проспектына кадәр, аннары Мәскәү проспекты буенча Вахитов проспектына кадәр, аннан соң Вахитов проспекты буенча Кама елгасына кадәр уза. ЯшәүчеләрҮзәк районда яшиләр[4]:
Яшәү сферасы![]() Үзәк районның торак өлкәсе 9 идарәче компания хезмәт күрсәтә торган 440 торак йорттан тора:
2011 елда Үзәк районда файдалануга 7 яңа торак йорт тапшырылган — 9, 35, 36 һәм 60 комплексларда, шулай ук 3 балалар бакчасы ачылган (100, 102, 104 номерлылар)[5]. ПредприятиеләрҮзәк район территориясендә күп санлы сәүдә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре урнашкан: «Бәхетле» сәүдә йорты, «Камилә» сәүдә йорты, «Нур-Баян» сәүдә йорты, «М-105» ҖЧҖ, «Чаллы-Холод» ААҖ, «Чаллы-икмәк» ЯАҖ, «Булгарпиво» ААҖ, «ТрансТехСервис» ПФ ЯАҖ, «Чаллы-Лада» ЯАҖ һ. б. Район хакимиятеҮзәк район хакимиятенең, җирле үзидарә башкарма-боеру органының структур бүлекчәсе буларак, гамәлдәге законнар нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү максаты булып тора. Үзәк район администрациясе үз эшчәнлеген район Башкарма комитеты турындагы Нигезләмә һәм шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан түбәндәге төп юнәлешләр буенча аерым вәкаләтләр бирелгән нигезләмә нигезендә башкара:
Галерея
Шулай ук карагызИскәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia