Кече Чынлы тарихы
Бу мәкалә Кече Чынлы тарихының төп вакыйгаларының хронологиясен күрсәтүгә багышлана. Барлыкка килү риваятеБолгар каласында затлы нәселдән чыккан Фатыйма исемле бик чибәр, матур бер хатын яшәгән. Аның гүзәллегеннән аңа караган кешенең күзләре чагыла икән. Болгар ханы Бичураның да бу хатынга күзе төшә, фәлән җирдәге Фатыйманы алып килегез, дип боера. Ире Хафизны кыйнап, типкәләп, хатыны Фатыйманы хан сараена алып киләләр. Хатын йөкле була, ханга бирелми. Фатыймага яла ягалар, зина кылдың янәсе, таш белән ыргытып, зинданга ябалар, аннан алып Кырым ханыннан килгән сәүдәгәргә сатып җибәрәләр. Фатыйманың ир, сәүдәгәрне саклап торып, сәүдәгәр белән сугышып, үлеп кала. Адашып йөдәгән килеш , урман эчендә качып йөргәндә бер картка тап була Фатыйма. Фатыйма шул карт янында яшәп кала. Күпмедер вакыттан соң Фатыйма бер ир бала таба, аңарга Кәрим исеме кушыла. Үсеп җитеп, балигъ булгач, бу егет Чынлы суы буена килеп чыга.Бу урыннарның матурлыгы , табигатенең сафлыгы , гүзәллеге, борма- ланып аккан текә ярлы елга,бер ягында челтерәп агып чыккан чишмәле таулыклар, икенче ягында урманлы хзәнлек, иген игәр өчен кулай җирләр Кәримгә бик тә ошый. Бирегә ул үзенең дусларын , фикердәшләрен дә алып килә һәм алар авыл булып яшәп китәләр. Ул заманнарда Чынлы суы буена урнашкан бу авылны Кәрим Чынлысы дип атап йөрткәннәр. Кече Чынлы авылының халык телендә гасырлар буена “Кәрим Чынлысы” дип йөртелгәне мәгълүм.
Фаразларның икенчесе . Безнең мишәр диалектында урыс телендә кулланышта йөргән кайбер сүзләр чак кына үзгәртелгән хәлдә рәхәтләнеп кулланыла. Имештер, бу очракта да шундый ук хәл икән: урысның “целина” дигән сүзе, XV йөзгә хәтле чирәм хәлендә яткан җиргә бик тә туры килгән, Цильна сүзе әнә шуннан алынган... Кече Чынлы авылына кайчанрак нигез салынуы да беркадәр бәхәсле.
Авылның уртасында үзенең шифалы һәм татлы суы белән дан тоткан“ Голдыр кизләве”, авыл халкын үзенең суы белән тәэмин иткән, аның тарихы мондый. Моннан гасырдан да артык еллар элек авылда Алиулла атлы карт яшәгән. Әлеге чишмәне даими рәвештә әрчеп-чистартып торган, хәтта әле аңа бура да корыштырган – тәмам кое сыйфатына китергән. Тик менә бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри шул: буранлы көннәрнең берсендә, аягы таеп, бурасы эченә үзе төшеп киткән икән... Алиулла бабай бераз гырылдабрак сөйләшә торган кеше булган.
Кое суының тирәнлеге җиде метрга җитә,дип сөйлиләр. Ничәмә – ничә буын авыл- дашларга шифалы суын эчергән Голдыр кизләве әле киләчәктә дә ул суын һич- кемнән кызганмас. Безнең авыл халкы борынгыдан бирле чишмәгә, яки Голдыр кизләвенә сыенып яшәгән, һәр нәселдән – төптән яшьләр башка чыгып , йортны мөмкин кадәр чишмәгә якын куярга тырышкан. Бу хәл Кече Чынлы мишәрләренең уңган-булган халык икәненә бер дәлил.Авылда коелар бик күп булса да , бер генә коеның суы да Голдыр бабай кизләвенең суына тиңләшә алмаган. Кече Чынлы авылы матур урынга урнашкан. Аны урталай бүлеп, Чынлы елгасы ага. Моннан тыш, Торна елгасы, Диңгелди һәм Садыйк елгалары бар. Авыл бик зур булганга, аны Түбән оч, Урталык, Югары оч, Аргы һәм бирге якларга бүлеп йөртәләр. Авылның бер басуын Пугачев кыры дип атыйлар.Монда Емельян Пугачев гаскәре Белән ял итәргә туктаган, дип сөйлиләр. Мамай исемле бер кеше шунда яшәгәнгә, бер басу Мамай кыры дип аталган. Авыл эчендә бер калкулык Әтәч тавы (Куцат тавы) дип йөртелә. Бер күперне Хатыйп күпере дип әйтәләр.Ул күпер Хатыйп исемле кеше колхоз рәисе булганда төзелгән. XX гасырАвылда 1920 елларда тугыз мәчет һәм бер мәдрәсә эшләп торган. Авылымның халкы игенчелек белән шөгыльләнгән. Шулай ук сарык асраганнар, елына ике кыркып йоныннан файдаланганнар: оекбаш, бияләй, киез итек һәм башка бик күп төрле киемнәр өчен файдаланганнар.
1920 елда Татарстан Автономияле Совет Соөиолистик Республикасы (ТАССР) төзелгәч, Кече Чынлы авылы да ТАССРга кушыла. 1930 елның яз башында авылда 15 хуҗалык берләшеп колхоз оешкан.1934 елда биш колхоз булып исәпләнгән. Илленче елларда колхозларны берләштерәләр һәм бер “Гигант” колхозы гына булып кала. Ә 1959 елда “Цильна” дип атала башлый. Танылган шәхесләрМинем туган авылым атаклы шәхесләргә дә бай. Ул тәрҗемәче, язучы Кыям Миңлебаев, язучы Рушания Арсланова, Камал театры артисты Ринат Тәҗетдинов, педагогика фәннәре докторы Хөснетдинов Җәүдәт,Хөснетдинов Мансур, Замалетдинов Рәдифләрне биргән авыл. Авыл шулай ук фән эшлеклеләрен:Алимов Азат Миргасим улы-ветеринария фәннәре докторы, Исхакова Әнисә Ханиф кызы-Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибрагимов исемендәге Тел һәм әдәбият институтының өлкән фэнни хезмәткәре,Җәмдиханова Фәния Зартдин кызы – медиөина фәннәре докторы, профессор һәм башка бик күпләрне санап була. Барысы да тормышка путевканы Кече Чынлыда алганнар. Шулай ук карагызИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia