Кече ЧынлыBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Кече Чынлы — Татарстан Республикасының Чүпрәле районы составына кергән авыл. Кече Чынлы елгасы буена урнашкан һәм шуңадырмы районның иң зур авылларыннан санала. Авыл җирлегенең гомуми мәйданы 6405 гектар, сөру җирлеге 5423 гектар. Авылда 582 хуҗалык, 1407 кеше яши. ![]() Авыл җирлегендә Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан. Ул 1925 елда дүртеллык мәктәп итеп барлыкка килә, ә 1931 елда — тулы булмаган урта мәктәп, аннан соң 1972 елда — урта мәктәп итеп үзгәртелә. Авылда 350 урынлык мәдәният йорты, 5 шәхси кибет, 1 дәуләт карамагындагы кибет, фельдшер-акушер пункты, тегшермән, авыл тулысы белән газлаштырылган. Халыкның 30 % үзәкләшкән су системасын куллана, узәк урамнарда 1993—1995 еллардан бирле асфальт түшәлгән. Район үзәгенә кадәр 30 км. Авылның атамасыАвылның ни өчен Кече Чынлы дип аталуы, ягъни әлеге исемнең кайдан килеп чыгуы турында халык телендә берничә риваять йөри. Чынлы чин (сан, дәрәҗә) дигән сүздән килеп чыккан дигән фикер бар. Янәсе, бу җирләр чинлы кешегә бирелгән булган, шуннан чинлы — чынлы атамасы килеп чыккан. Кече Чынлы авылы атамасы Чынлы (чыганакларда — Цыльна, Цильна) инеше исеменнән алынган дигән фикер дә яши. Инеш исеме Казан ханлыгы чоры чыганакларында очрый. Бу очракта инеш исемен ачыкларга кирәк. «Чынлы» сүзе русча «целина» — «үзләштерелмәгән чирәм җир» сүзеннән килеп чыккан дип тә әйтәләр. Элекке заманнарда бу тирәләр чирәм җир булган. Тора-бара монда халык килеп урнаша башлый, авыллар оеша. Ә авылларны күренекле кешеләр исеме белән атап йөрткәннәр. Мәсәлән, Кәрим Чынлысы — Кече Чынлы, Ярмәй Чынлысы — Зур Чынлы. Кәрим Чынлысы урнашкан чирәмлек җирләр Ярмәй Чынлысыныкыннан кечерәк булган. Шуңа күрә Кәрим Чынлысын — Кече Чынлы (Малая Цильна), Ярмәй Чынлысын Зур Чынлы (Болышая Цильна) дип йөртә башлыйлар. Тарих
Халык саныКече Чынлы авылы халкының үсеше һәм кимү чорлары астагы исемлектә күрсәтелгән.
Күренекле кешеләрКече Чынлы авылында
География![]() Авыл матур урынга урнашкан. Аны урталай бүлеп, Чынлы елгасы ага. Моннан тыш, Торна елгасы, Диңгелди һәм Садыйк елгалары бар. Авыл бик зур булганга, аны Түбән оч, Урталык, Югары оч, Аргы һәм Бирге якларга бүлеп йөртәләр. Авылның бер басуын Пугачев кыры дип атыйлар. Монда Емельян Пугачев гаскәре белән ял итәргә туктаган, дип сөйлиләр. Мамай исемле бер кеше шунда яшәгәнгә, бер басу Мамай кыры дип аталган. Авыл эчендә бер калкулык Әтәч тавы (Куцат тавы) дип йөртелә. Бер күперне Хатыйп күпере дип әйтәләр. Ул күпер Хатыйп исемле кеше колхоз рәисе булганда төзелгән. Кулланган чыганаклар
ИскәрмәМоны да карагызКече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе Тышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia