Кирилл (Наконечный)
Митрополит Кирилл, тугач бирелгән исеме Михаил Василий улы Наконечный (рус. Михаил Васильевич Наконечный; 1961 елның 15 мае, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Верхнечусовские Городки) — Рус православие чиркәве эшлеклесе, 2020 елдан Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе башлыгы. Тәрҗемәи хәле1961 елның 15 маенда Пермь өлкәсе Верхнечусовские Городки бистәсендә эшче гаиләсендә туган. 1978 елда урта мәктәпне тәмамлаган. 1980 елда Кирилл исеме алып, монахлыкка күчкән. Владимир шәһәренең Изге Успение кафедраль соборында хезмәт итә башлаган. 1981 елда иеромонах саны бирелеп, Владимир өлкәсе Александров шәһәренең Изге Троица соборы клеркы була. 1982—1984 елларда Владимир өлкәсе Киржач шәһәре Изге Николай храмының, 1984 елдан Владимир шәһәренең Изге Успение кафедраль соборы настоятеле булып хезмәт итә. 1986 елда Мәскәү руханилар семинариясен читтән торып тәмамлаган. 1987 елдан Молдавия епархиясендә: Кишинёв шәһәренең Феодоро—Тирон кафедраль соборы настоятеле. 1989 елдан Тула епархиясендә: Тула митрополиты секретаре, 1995 елдан Тула шәһәренең Изге Николай храмы настоятеле. 1998 елдан епископ, Тула епархиясе викарие[1]. 1999—2000 елларда Тула шәһәренең Барлык изгеләр кафедраль соборы настоятеле. 2001 елдан Тула руханилар семинариясе ректоры[2]. 2002 елдан Ярославль һәм Ростов епискобы (2003 елдан архиепископ). 2006—2007, 2009—2011 елларда Ярославль руханилар семинариясе ректоры [3]. 2011 елның 27 июленнән Екатеринбург һәм Югары Тура архиепискобы, 2011—2015 елларда Екатеринбург руханилар семинариясе ректоры. 2011 елның 6 октябрендә Екатеринбург һәм Югары Тура митрополиясе башлыгы итеп билгеләнә, 8 октябрендә митрополит саны бирелә[4]. 2020 елның 8 декабрендә Татарстан митрополиясе башлыгы итеп билгеләнә[5]. Казан руханилар семинариясе ректоры в. б.[6]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia