Яр Чаллы епархиясе
![]() Яр Чаллы епархиясе (рус. Набережночелнинская епархия) ― Рус православ чиркәвенең Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре; Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары административ чикләрендә 2024 елның 25 июлендә оештырылган епархиясе. Татарстан митрополиясенә карый[1]. ТарихЯңа епархия төзү турында гаризаны Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл биргән. Рус Православ чиркәвенең Изге синоды[d] Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре; Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары административ чикләрендә (Татарстан мирополиясенең Казан епархиясеннән аерып чыгарып) Яр Чаллы епархиясен оештырырга карар иткән. Әлеге карар Мәскәүдәге Данилов монастырендәге Патриарх һәм Синод резиденциядә Рус Православ чиркәве Изге синодының Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл рәислегендә үткән 2024 елның 25 июлендә утырышында кабул ителгән (Журнал № 72). Яңа төзелгән Яр Чаллы епархиясен Татарстан митрополиясе составына кертергә карар кылынган[1]. Епархия башлыгы «Яр Чаллы һәм Алабуга» (рус. «Преосвященный Набережночелнинский и Елабужский») титулын йөртәчәк[1]. ЕпископЯңа оештырылган епархиянең беренче епискобы итеп Липецк епархиясе[d] клиригы иеромонах Гавриил (Мельников) билгеләнгән. Гавриил (Мельников) ― Задонскидагы Раштуа-Богородица ирләр монастыренда яшәүче, богословие докторы, П. П. Семенов-Тян-Шанский исемендәге Липецк дәүләт педагогика университеты[d] укытучысы. Игумен Гавриил (Мельниковны) епископлыкка, архимандрит дәрәҗәсенә күтәрү урыны һәм вакыты Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл карамагына калдырылган[1]. Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл архимандрит Гавриил (Мельниковны) 2024 елның 1 сентябрендә епископ дәрәҗәсенә күтәрә[2]. Благочиниеләр
һ.б. Чиркәүләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia