Халыкара стандарт буенча Коломыя Көнчыгыш Европа вакыты (Eastern European Time, EET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +2:00 гә тигез.
Тарих
Беренче мәртәбә 1241 елда Галич-Волын кенәзенең "табыш шәһәре" буларак телгә алынган. Тоз чыгару үзәге буларак та мәгълүм булган. Шәһәрнең уңайлы географик урнашуы Польша, Маҗарстан, Византия, Генуя һәм Венеция факторияләре, Литва, Көнбатыш Европа илләре белән актив сәүдә алып баруга мөмкинлек биргән. 1359-1569 елларда Польша составында булган. 1445 дә Магдебург хокукы бирелгән. 1589 һәм 1620 елларда төрекләр тарафыннан җимерелгән. Беренче Польшане бүлү нәтиҗәсендә Австриягә күчкән. Беренче бөтендөнья сугышы дәверендә сугыш хәрәкәтләре зонасында. 1919 дан Польша составында. 1939 да, Молотов һәм Риббентроп пактына нигезләнеп ССРБ Польшагә бәреп кереп, Коломыяны басып ала. 1941-44 елларда алман оккупациясе астында. 1991 дән бәйсез Украина составында.