Константин Ворошилов (1885)
Константин Ворошилов ( 11 февраль,1885, Казан - 1929) - адвокат, ОСВАГ җәмгыятен пропагандалаучы, Кырым Халык Вәкилләре Советы Рәисе (1917-1918). БиографияКонстантин Константинович Ворошилов 1885 елның 11 февралендә Казанда физика-математика факультеты деканы һәм Казан Император Университеты ректоры Константин Васильевич Ворошилов гаиләсендә туган [1] . Константин Ворошилов Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Шунда укыганда, социал-демократик партиягә керә һәм аның Казан комитеты председателе итеп сайлана. 1905 елгы революциядә актив катнашкан, шуның өчен 1907 елда ул университеттан куылган, кулга алынган һәм Вятка өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән. Сөргеннән кайткач, ул чит илгә - Германиягә китә, шунда белем алуын дәвам итә. Рәсәйгә кайткач, Симферопольгә урнаша, анда присяжный поверенный була һәм Г. В. Плеханов оештырган Бердәмлек төркеменә кушыла. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Кырым халык вәкилләре Советы составына керә һәм аның рәисе була. Гражданнар сугышы вакытында адвокатлыгын ташлап, ОСВАГ җәмгыятенең пропагандисты була, Кырымдагы Ак Армия солдатлары арасында большевистларга каршы агитация белән шөгыльләнә [2] . 1920 елда большевиклар Кырымга килгәч, башта Симферополь хастаханәсендә чит кеше исеме астында яшеренергә мәҗбүр була, анда аның икенче хатыны Екатерина Григорьевна Грудинская эшли. 1921-1922 елларда үз йорты подвалында яшеренеп яши. Кызы Марина тугач, гаилә Казанга күченә, анда Ворошилов үзенең чын исеме астында яши һәм 1929 елга кадәр адвокатлык белән шөгыльләнә. Казан хакимиятенә аның Кырымдагы эшчәнлеге билгеле булмый. Аларның гаиләсен Казанда хөрмәт итәләр һәм аңа 1905 елгы революция Герое исеме бирелә. 1929 елның 5нче гыйнварында Казанда үлә. Арча зиратында күмелгән. Хәзерге вакытта Ворошилов яшәгән йорт Симферополь шәһәренең истәлекле урыны булып тора [3] һәм җирле әһәмияттәге архитектура һәйкәлләре реестрына кертелгән [4] Гаиләсе
Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia