Константин Рокоссовский
Константин Константин улы Рокоссовский (tat. lat. Konstantin Rokossovskiy(үле сылтама), пол. Konstanty Rokossowski, 9 (21) декабрь 1896 — 3 август 1968)- Совет һәм Польша гаскәр башлыгы, Совет Берлеге маршалы (1944), Польша маршалы (1949), Җиңү Тантанасы белән җитәкчелек иткән. Икенче бөтендөнья сугышының иң мәшһүр гаскәр башлыкларының берсе. Ике тапкыр Совет Берлеге Каһарманы (1944, 1945). Тәрҗемәи хәл![]() Беренче бөтендөнья сугышында Казан губернасында оештырылган 5-нче Каргополь атлы полкына керә. Балтыйк буе җирләрендә сугышкан. Инкыйлабтан соң 1917 елның декабрендә Кызыл Гаскәргә керә. Ватандашлар сугышыВатандашлар сугышында Колчак көчләренә каршы сугышкан, 1919 елда Мангыт станциясе янындагы бәрелештә Колчакның урынбасарын Вознесенскийне үзе чабып үтергән. 1921 елда Бүрәтиядә генерал Унгерн көчләрен җиңә, ләкин үзе Рокоссовский яраланган. Сугышлар арасындагы чорда Ерак Шәрекътә хезмәт иткән. Арест һәм җәзалар1937 елның 27 июнендә ВКП(б) фиркасеннән чыгарылган, августта кулга алынган. Бастыру дәверендә ул Польша һәм Япония разведкасы белән бәйләнеш өчен гаепләнгәндер һәм хөкем ителгән. Төрмәдә Рокоссовский азапланган: аның берничә тешләре бәреп чыгарылган, өч кабыргасы сындырылган, аякның бармаклары чүкеч белән кыйналган. 1939 елда аны төрмәнең ишегалдына чыгарып ядрәсез патрон белән атылган. 1940 елда С. Тимошенко Сталинга үтенеч язуы сәбәпле Рокоссовский төрмәдән иреккә чыгарылган һәм акланган. Бөек ватан сугышыМәскәү сугышы![]() Бөек Ватан сугышының башында Смоленск юнәлешендә сугышкан. Рокоссовкий Мәскәү сугышының җиңүендә зур ролен уйнаган. Аның җитәкчелегендә Вязьма казаныннан чыгуы булган, Истра, Крюково, Кызыл Алан янындагы саклану бәрелешләрендә фашист һөҗүмен туктатылган. Рокоссовский җитәкчелегендә Панфилов дивизиясе Волоколамск юлында хәлиткеч мизгелдә зур фашист танк төркемен туткаткан һәм Мәскәү чиген барып җитәргә бирмәгән. Сталинград сугышыСталинград сугышында Рокоссовский катнашуында "Уран" операциясе эшләнгән, шушы каршы һөҗүм нәтиҗәсендә Паулюс гаскәрен чолгап бетерелгән булган. 1943 елның 31 гыйнварында Рокоссовский гаскәрләре фельдмаршал Паулюсны, 24 алман генералны, 2500 офицерны, 90 мең гаскәрине әсирлеккә төшергән. Шушы казаныш өчен Рокоссовский Суворов ордены белән бүләкләнгән һәм Сталин Рокоссовскийне Константин Константин улы дип йөртә башлаган (Шапошниковдан соң). Курск сугышыКурск сугышында Рокоссовский гаскәрләре бик зур роль уйнаганнар: арт-хәзерләнү үткәреп төп фашист һөҗүмен туктаткан. Рокоссовскийнең саклау сызыгын бик нык булган һәм алманнар аны "Рокоссовский бандасы" дип йөрткән. Курск сугышыннан соң Рокоссовский Чернигов-Припять, Гомель-Речица, Калинковичи-Мозыр операцияләрендә катнашкан. Белоруссия операциясе – "Багратион"![]() ![]() ![]() ![]() Рокоссовкийнең (бәлки бөтен Икенче Бөтендөнья сугышының) иң шөһрәтле һәм уңышлы операциясе – Беларуссияне азат итү операциясе – "Багратион". Башта операцияне Василевский һәм Жуков белән эшләгән булган, ләкин Рокоссовский иң көтелмәгән, стандартсыз адымны тәкъдим иткән: ике төп юнәлешне бер үк вакытта һөҗүм итәргә. Сталин ике тапкыр Рокоссовскине бүлмәдән чыгарга һәм яңадан уйларга сорап ахырда аңа ышанган һәм планын раслаган. Рокоссовский тарафыннан эшләнгән "Багратион" операциясе 1944 елның 22 июнендә башланган. 11 июлгә кадәр 105 мең фашист төркеме әсирлеккә төшерелгән инде. Шул искиткеч уңышка Көнбатышта башта ышанмаган һәм Сталин боерыгы буенча бөтенесе алман әсирләре Мәскәү урамнары буенча барган. Уңышлы "Багратион" операциясеннән соң Сталин Рокоссовскийне бик ихтирам итә башлаган һәм аны "Костантин Константинович" (исеме белән әтисе исеме) йөртә башлаган (Сталин Рокоссовскийдән башка тик Шапошниковны тулы исемен дип йөрткән). Сугыш ахырында Рокоссовский Алманиядә Померания төркемен тар-мар иткән. 1945 елның 24 июнендә Сталин боерыгы буенча Рокоссовский Җиңү Тантанасы белән җитәкчелек иткән, Жуков Җиңү Тантанасын кабул иткән. Сугыштан соңСугыштан соң Польшада хезмәт иткән һәм эшләгән. 1956 елда ССРБга кайткан һәм Саклау министры урынбасары (1957гә кадәр, 1958-1962) булып эшләгән. Рокоссовский сугыш турында мәкаләрен журналда язган. 1968 едның 3 августында кысла авыруыннан үлгән, Кремль диварында күмелгән. ИстәлекКүп шәһәрләрдә Рокоссовский исемендәге урамнар бар һәм бөек гаскәр башлыгына һәйкәлләр куелган. Бүләкләр
Чит илдәге
Шулай ук карагызӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia