Алексей Антонов
Алексей Антонов, Алексей Иннокентий улы Антонов, ингл. Alexey Antonov, рус. Антонов Алексей Иннокентьевич (1896 елның 15 сентябре, Россия империясе, Гродно — 1962 елның 18 июне, Мәскәү) — совет хәрби командиры, армия генералы (1943 елның 7 августыннан), Кызыл гаскәрнең генераль штабы оператив идарәсе башлыгы (1942 елның 11 декабреннән), Генераль штаб башлыгы (1945 елның 17 феврале — 1946 елның 25 марты), Варшава килешүе илләренең берләшкән Кораллы көчләре (БКК) штабы башлыгы (1955 елның 14 мае — 1962 елның 18 июне), Ялта (1945 елның 4-11 феврале) һәм Потсдам (1945 елның 17 июле — 2 августы) конференцияләрендә катнашучы, Җиңү ордены белән бүләкләнгән (1945 елның 4 июне) бердәнбер армия генералы. Тәрҗемәи хәле![]() 1896 елның 15 (28) сентябрендә Россия империясе Могилев губернасы Гродно шәһәрендә һөнәри хәрби гаиләсендә туган. Әтисе Иннокентий чыгышы белән Казан губернасы (хәзерге Балык Бистәсе районы) Иванай (Туплат) авылыннан, һөнәри хәрби (тупчы офицерлар курсын тәмамлаган), керәшен татары улы, 1908 елда вафат. Әнисе Тереза Ксавертий кызы Александрович (1862-1915), католик динендәге поляк милләтеннән, балаларына поляк, француз, алман телләрен өйрәтә. 1904 елдан Волын губернасы Острог шәһәрендә кызы Людмила, улы Алексей белән иренең пенсиясенә яши. Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, 1914 елда гаиләсе белән Петроградка күчә. Алексей Антонов беренче санлы Петроград гимназиясен тәмамлап, Петроград университетының физика-математика факультетына укырга керә, ләкин әтисенең пенсиясе туктатылу сәбәпле, укый алмый, Поляков заводына эшкә керә. 1916 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби укуханәнең тизләтелгән курсларын тәмамлагач, поручик дәрәҗәсендә генерал Каледин кул астындагы 8нче армия егерь полкына җибәрелә. Станислав, Галич һ.б. шәһәрләрне алманнардан азат итүдә катнаша. Башы яраланып, Петроградта дәвалана. 4нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә. Корнилов фетнәсен бастыруда (1918, август), Кызыл гаскәр бүлгеләрен оештыруда катнаша. Октябрь инкыйлабына кадәр хәрәкәттәге армиядә була. 1918 елда отставкага чыгып, Петроградта урман институтына укырга керә, Петроград азык-төлек комитеты хезмәткәре була. 1919 елның 11 апрелендә Кызыл гаскәр сафына баса. Деникин һәм Врангельгә каршы, Кырымны азат итү өчен Көньяк фронтта барган сугышларда 1нче Мәскәү эшчеләр дивизиясенең штаб башлыгы ярдәмчесе, әлеге дивизия таркатылгач, 15нче Инза укчы дивизиясенең 3нче бригадасы штаб башлыгы в.в.б., 45нче бригаданың штаб башлыгы буларак катнаша. Сиваш кичүендә М.В. Фрунзе белән таныша. 1923 елда Инкыйлаби-хәрби шураның Дәрәҗәле коралы һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә. ![]() 1941 елның 24 июненнән Киев махсус хәрби округы штабы башлыгы буларак, мобилизация һәм эвакуация эшен оештыруны җитәкли. 27 августтан Көньяк фронт штабы башлыгы. Ростов-Дон шәһәрен азат иткән (1941 елның 28 ноябре) һөҗүм операциясен уңышлы оештырган өчен, А.И. Антонов беренче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, «генерал-лейтенант» дәрәҗәсе бирелә (1941 елның 27 декабре). 1942 елның 28 июлендә Төньяк Кавказ фронтына штаб башлыгы итеп билгеләнә (фронт сәргаскәре маршал Семён Будённый). 1942 елның сентябрь-октябрендә Кызыл гаскәрнең Кара диңгез төркеме штаб башлыгы. Шул ук елның ноябрендә Кавказ арты фронты штаб башлыгы (фронт сәргаскәре армия генералы И.В. Тюленев). 11 декабрьдән Мәскәүдә: Кызыл гаскәр генераль штабы башлыгы маршал Александр Василевскийның урынбасары — оператив идарә башлыгы (генерал И.Х. Баграмян урынына), «генерал-полковник» дәрәҗәсе бирелә. Аның төп вазифасы — киләчәк һөҗүмнәрне (Курск сугышы, «Багратион», Днепрны кичү, Берлин өчен сугыш операцияләре һ.б.) стратегик планлаштыру була. 1942 елның декабреннән Совет Армиясе үткәргән мөһим хәрби операцияләренең барысы да (Сталинградны, Кавказ, Украина, Беларус, Аурупа илләрен азат итү, Берлинны алу, Ерак Көнчыгышта япон армиясен тар-мар итү) генерал Антонов катнашында үткәрелә. Сугыштан соң1945 елның 17 февраленнән 1946 елның 25 мартына кадәр А.И. Антонов — Генераль штаб башлыгы. 1948 елның 6 ноябренә кадәр Генераль штаб башлыгы урынбасары. Гаиләсе
Балалары булмаган. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia