Копан
![]() Копан (Испан телендә: Copán) — Гондурас территориясендә зур археологик каласыкларның берсе (калачыкның һәм аның тирә-ягының борынгы исеме — Хушвинтик). Гондурасның көнбатышында, шул ук исемле елга үзәненең үзәк өлешендә, шул ук исемле каладан бер чакрым һәм Гватемала чигеннән берничә чакрым ераклыклыкта ята. Безнең эрага кадәр беренче гасырларда ук булган, нык үсеш кичергән чорында (безнең эрага кадәр VII—VIII гасырлар) Шукуул патшалыгының — хәзерге көньяк-көнчыгыш Гватемаланың һәм көньяк-көнбатыш Гондурасның территорияләрен колачлаган борынгы майяларның бәйсез дәүләте үзәге булган. Копанның бөлгенлеккә төшүе, күрәсең, IX гасырда майя дәүләтләренең гомуми кризисы белән бәйле. Тарихы
Археологлар мәгълүматы буенча, Копан археология калачыгы урынында зур авыл эралар арасында яшәгән. Безнең эраның 426 елында Хушвица хакимнәре (Караколь калачыгы, Белиз) нәселенән чыккан К’инич-Йаш-К’ук'-Мо Копан патша династиясенә нигез сала. Соңгы Копан язмаларына ярашлы, Копанда патша булганга кадәр К’инич-Йаш-К’ук'-Мо Мексикадагы ерак Теотиуаканга бара, анда ул югары властьның инсигниясын ала. К’инич-Йаш-К’ук'-Мо токымнары Копан белән алдагы 400 ел дәвамында хакимлек итә (барысы уналты патша билгеле). Династияга нигез салучы вакытында төзелгән Копан елгасы яры буендагы сарай комплексы, вакыт үтү белән хәзер Акрополь кебек билгеле сарайларның, гыйбадәтханәләрнең һәм мәйданнарның зур тупланмасына әйләнә.
Туган көннәр, патшалык итүләр, Копан патшаларының үлемнәре даталарын исәпкә алмаганда, калачыкның сәяси тарихы турында чагыштырмача аз билгеле. Копанда патша язулары, сирәкләрен исәпкә алмаганда, сәяси вакыйгаларга караганда, күп игътибарны ритуалдарга бирә. Бәлки, мондый әйтмәү калулар, урындагы хакимнәрнең майя булмаган хакимнәр белән ешрак эш итүе белән бәйле, ә шул ук вакытта калган майя патшалыкларының кызу сәяси тормышы аларны читләтеп үтә. Ярдәмгә археология мәгълүматы килә, ул патшалыкның үсешен VII— VIII гасырның беренче чирегенә К’ак'-Ути-Виц'-К’авиль («К’авиль- шарлавык читендәге ут») һәм Вашаклахун-Убах-К’авиль («К’авилнең ун сигез йөзе») патшалары хакимлегенә туры килүен дәлилли. Үсешен хәрби һәлакәт юкка чыгара. Киригуа калачыгы хакиме, Копан патшалары вассалы һәм туганы патша К'ак'-Тилив-Чан-Йопат («Йопат күктә ут кабыза») бәйсезлек алырга карар итә. 738 елның апрель азагында К’ак'-Тилив-Чан-Йопат һәм Вашаклахун-Убах-К’авиль армиясе Коквица урынында сугыша. Копан армиясе җиңелә, Вашаклахун-Убах-К’авиль әсиргә алына һәм ул башы чабып үлтерелә. Киригуаны һәм хаким күзәтүе астында булган тау үзәннәрен югалту белән бергә мондый зур җиңелү Копан патшаларының куәтенә җитди зыян була, ун бишенче Копан патшасы вакытында күпмедер яңару кичерсә дә, алар моннан аякка баса алмый. Копан патшалары исемлеге (исемнәре һәм идарә итү еллары)![]()
Археологик казу эшләре![]() Копан калачыгы үзенең исеме белән Диего Гарсиа де Паласиога бурычлы, ул 1576 елда урындагы халык тарафыннан «копан» (нахуатль телендә «күпер») дип аталган борынгы каланың беренче тасвирламасын төзи. XIX гасырның 30-чы елларында сәяхәтчеләр Дж. Л. Стефенс һәм Ф. Кезервудның басылып чыккан иллюстрациялары һәм язмалары Копанга билгелелек алып килә. Копан монументларының беренче системалы документлаштыруын 1880-90 елларда Модсли оештыра, ә археологик тикшеренүләр 1890 елларда Гарвард Университетының Пибоди музееның дүрт экспедициясе белән башлана. Копанга беренче экспедиция фаҗигале була: Гарвард экспедициясе җитәкчеләренең берсе, Джон Оуэнс, тропик бизгәгеннән вафат була һәм Копанның төп мәйданында D стеласы алдында җирләнә. XX гасыр башында, Спинден һәм Морли Копанның һәм аның тирә-ягының скульптура сүрәтләрен һәм язуларын документлаштырырга һәм тикшерергә тәкъдим итә. Карнеги институты 1930-40 елларда күләмле казу һәм тергезү эшләре башкара. 1960 еллардан башлап, 1952 елда нигез салынган Гондурас Антропологиясе һәм Тарихы Институты Копанны тикшерүдә төп рольне уйный һәм өйрәнүнең һәм борынгы каланы саклауның озак стратегиясен төзи башлый. Копан бүген![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() Копан мәйданы — 24 км². Ул төбәктә иң яхшы үзенең Археология музее һәм борынгы корылмалары белән билгеле. Моннан тыш, бу археология тыюлыгы, ЮНЕСКО-ның Бөтен дөнья мирасы объекты буларак дәүләт саклавы актында тора. Копанның күркәм монументаль архитектурасы аркасында ул «борынгы майяларның Афинасы» дигән исем казана. Сакланучы археология зонасы борынгы авылның бары тик өлешен генә били һәм тергезелгәннәрен дә, шулай ук әле өйрәнелмәгән торлакларны, гыйбадәтханәләрне, мәйданнарны, баскычларны, юл һәм туп уеннары өчен стадионнарны да үз эченә ала. Калачык төп мәйданнан тора, анда күренекле стелалар, шулай ук Акрополь кебек билгеле сарайлар һәм гыйбадәтханәләрнең комплексы күтәрелә. Копан династиясенең 400 ел яшәве чорында Акрополь 600х300 мәйданы белән биек ясалма калкулыкка әйләнә, анда борынгы каралтылар соңгы патшалар заманында төзелгән зур корылмалар актына яшеренеп тора. Комплексның көнчыгыш өлеше Копан елгасыннан җитди зыян күргән, елга гасырлар буена Акропольнең берничә террасасын юып төшерә. Археологлар елга агышын үзгәртүгә һәм калачыкның үзәк өлешен алга таба җимерелүдән саклау өчен байтак көч сала. Елгалар юып, террасаларның җимерелүе аркасында барлыкка килгән Акропольнең кисеме каланың архитектура тарихында иң иртә катламнарын өйрәнүгә башлангыч булып тора. Патша Вашаклахун-Убах-К'авиль тарафыннан 731 елда 15-че егерме еллык хөрмәтенә төзелгән һәм патшаның үзен, аның ата-бабаларын, шулай ук үзән алласы саклаучыларын сүрәтләүче күркәм стелалардан тыш Төп Мәйданга килүчеләрнең игътибарын туп уеннары өчен тутыйкошлар белән бизәлгән стадион, шулай ук мәһабәт иероглиф баскыч җәлеп итә, ул Вашаклахун-Убах-К’авиль вакытында төзелгән һәм ун бишенче патша К’ак'-Йипйах-Чан-К’авиль вакытында яңадан үзгәртеп корыла һәм киңәйтелә. Бу баскыч — борынгы майялар үрнәкләрендәге иң озын күренекле язу (латиница белән басма текстның ике бите диярлек). Кызганычка каршы, бу 63 баскычның тик беренче 15-е генә үзенең баштагы торышында табылган, ә калганнары Карнеги Институты археологлары тарафыннан тулысынча диярлек буталчык рәвештә тергезелгән. Акропольгә килгәндә, аның Көнбатыш ихатасы тагын бер иероглифик баскыч белән бизәлгән. 11-че храм ихатаны төньяк яктан каплый, ә көнбатышка табан Акропольнең иң биек һәм иң зур бинасы — 16-чы гыйбадәтханә, беренче Копан патшалары төрбәләре өстөндә төзелгән гыйбадәтханәләр сериясенең кульминациясе күтәрелә. 16-чы храм түбәсенә алып баручы баскыч итәгендә, бөтен уналты Копан патшаларын сүрәтләүче Q алтаре урнашкан, аның өсте урындагы патшалар династиясен хәбәр итүче язу белән бизәлгән. Елга сәбәбе белән акропольнең җимерелүе аркасында Акропольнең Көнчыгыш ихатасы төзелешләренең бер өлөшен югалта. Көнчыгыш ихатаның төньяк өлешендә зур янлы тау рәвешендә башкарылган 22-че гыйбадәтханә, анда Вашаклахун-Убах-К’авилнең тәхет залы булуы ихтимал, шулай ук Пополь Нах бинасы урнашкан, анда кайсыбер археологларның фикеренчә, урындагы аксөякләр советы утырышлары үткән. Акропольнең Көнчыгыш һәм Көнбатыш ихаталарыннан көньякка таба Сементерио кварталы урнашкан. Анда Копанның 16-чы патшасы резиденциясе һәм аның гаиләсенең һәм сарай яны кешеләренең күп санлы тораклары урнашкан. Копанга килүчеләргә архитекторлар тарафыннан Акропольнең тарихын өйрәнү өчен төзелгән туннельләрнең зур булмаган секциясе ачык. Шунда ук элекке Копан корылмаларының скульптура фрагментларын һәм Ви-Оль-К’инич вакытындагы иероглифик язуларны күрергә мөмкин. Туннельнең гомуми озынлыгы 4 километрдан артык, әмма аларның күп өлөше тамашачы өчен яраклаштырылмаган (борынгы бина микроклиматын саклау һәм килүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү күзлегеннән). 1996 елда Копанда майя скульптурасының шәп музее ачыла, анда казу эшләре территорияләрендә табылган монументлар җыелган, шулай ук археология тикшеренүләре нәтиҗәсендә тергезелгән (ЮНЕСКО шартлары үзенең баштагы урынында борынгы биналарның җимерелгән секцияларен тергезергә рөхсәт бирмәкче иде) борынгы корылмаларның чын фасадлары куелган. Музейзың йөзек кашы — натураль зурлыгында беренче версиясендәге иң борынгы 16-чы гыйбадәтханәнең реконструкциясе. Майялар бу храмны (археологлар Розалила дип атый) соңрак булган корылма белән тулысынча җир астында калдыра. Күпсанлы туннельләр археологларга бинаның кыяфәтен, шул исәптән фасадларындагы бизәкле рельефларының төкләре белән тергезергә мөмкинлек бирә. Төп мәйданнан 1,5 км көнчыгышка таба абруйлы майя гаиләләренең торак районының — Лас-Сепультурасның хәрабәләре сузылган. Монда якынча 100-гә якын бина казылган. Сарай яны кешеләренең резиденциялары гади халыкның кечкенә тораклары белән янәшә тора. Шунда ук квартал урнашкан, анда, бәлки, килгән Улуа сәүдәгәрләре яшәгән. Зур булмаган археология музее игътибарга лаек, ул Копан калачыгының үзәгеннән бер километр арада Копан калачыгының төп Руинас мәйданында урнашкан. Музей экспозициясе бернисә ис киткеч яхшы стела һәм, калачык үзәгендә дә, шулай ук хәзерге Копанның Руинас территориясендә дә табылган алтарьны үз эченә ала. Тик бу музейда гына борынгы әйберләрне һәм Копан каберлекләрендә табылган жадеиттан, чакматаштан һәм керамикадан башка әйберләрне күрергә мөмкин. Шунда ук туп уеннары өчен һәм уенчыларның төрле корал элементлары өчен Копан стадионының маркерлары урнашкан. Бөтенесе бер чакрым ераклыкта калачык үзәгеннән көньяктарак Лос-Сапос —уеп ясаулар һәм язулар белән капланган кыя токымнары урыны, ул якынча борынгы «гади халыкка хас» уңдырышлылык культын аңлаткан үзенең гөберле бака скульптура сүрәтләре белән киң билгеле, Шулай ук карагызСылтамалар
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia