Ушмаль
Ушмаль (Испан телендә: Uxmal) — майяларзың зур каласының хәрабәләре. Юкатан ярымутравының төньяк-көнбатышында, хәзерге Мексиканың Юкатан штаты биләмәсендә, Мерида каласыннан көньякка кадәр 68 километр ераклыкта урнашкан. Мексикада Паленке, Чичен-Ица һәм Калакмуль, Белизда Караколь һәм Шунантунич, Гватемалада Тикаль белән бер рәттән, Ушмаль майя мәдәниятенең иң мөһим археологик үрнәкләрнең берсе булып исәпләнә. 1996 елда ЮНЕСКО-ның Бөтен дөнья мирасы исемлегенә кертелә. Ушмаль төбәкнең иң үзенчәлекле архитектура стиленә ия булган майя калаларының берсе дип исәпләнә. Кала биналары үзенең зурлыгы һәм бизәлеше белән билгеле. Сакба тип аталган борынгы юллар биналарны тоташтыра һәм бу районның башка калалары белән бәйләнеш булдыра. Биналар Пуук стиле өчен хас. Алар майя алачыклары өчен хас булган фризлар белән бизәлгән шома тәбәнәк стеналы. Мәсәлән, «Тылсымчы пирамидасы» һәм Хакимнар сарае кебек кайсыбер биналар урындагы рельефны башка каралтылардан югарырак күтәрелер өчен файдалана. Гомуми мәгълүматУшмаль дигән атама майя телендә «ox-mal» — «өч тапкыр» дигәнне аңлата (бәлки, каланың өч чоры күз алдында тотоладыр, ягъни нигез салынганнан соң тагын ике тапкыр тергезү булган). Якындагы Лабна цермониаль комплексы һәм Сайиль сарай комплексы белән бергә 1996 елда ЮНЕСКО-ның Бөтен дөнья мирасы үрнәге дип игълан ителә. Пуук стиле архитектурасы өлгесе булып тора. ![]() ТарихыЮкатан ярымутравында борынгы майяларның мәдәни һәм сәяси үзәкләренең бересе. Ушмальның нигез салыну вакыты һәм борынгы тарихы әлегә билгесез. Безнең эраның Х гасырның азагында Ушмальны тольтеклар белән бәйләнгән тутуль-шив кабиләсе басып алган. XIII—XV гасырларда Ушмаль Юкатанда сәяси хакимлык өчен Майяпан һәм Чичен-Ица белән үзара сугыш алып бара. Бу вакыйгаларның төгәл хронологиясе чыганакларның капма-каршылыгы аркасында билгесез, әмма, күрәсең, безнең эраның XIII гасыр башында булган. Ул Майяпан гаскәре тарафыннан тар-мар ителә. Тутуль-шив үзенең баш каласын Мани каласына күчерә. Сугышлар 1441 елда Майяпанның төшүе белән тамамлана. Испаннар каланы күргәч, ул күптән инде ташландык хәлдә булган[3]. Галимнәр фаразлавынча, калада 25 меңгә якын кеше яшәгән. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган биналарны безнең эраның 700—1000 ел арасына кертергә мөмкин. ![]() Ушмальгә зур, квадрат мәйданнар хас, аларның читләрендә Пуук классик стилендәге биналар урнашкан, шулай ук монда гына шул стильнең соңгы варианты очрый. ![]() ТикшеренүУрындагы халык һәрвакыт борынгы хәрабәләр хакында белсә дә, Европа фәне өчен тәүгеләрдән булып аларны ике сәяхәтче һәм майя цивилизациясен ачучы — инглиз рәссамы һәм археологы Фредерик Кезервуд, Америка юристы һәм дипломаты Джон Ллойд Стефенс тапкан һәм тасвирлаган. 1840 елда, Копан белән Паленкены тикшергәннән соң, алар Ушмальдәге хәрабәләре карап чыга. Бу хәрабәләр аларга зур йогынты ясаган. 1841 елда Нью-Йоркта Казервудның сүрәтләре белән бизәлгән Стивенс китабы чыга, анда Ушмаль, аның корылмалары һәм храмнары сүрәтләнә[4]. Соңрак 6 төркемгә бүленгән Ушмаль хәрабәләре XIX гасырдан бирле күп тапкыр АКШ һәм Мексика археологлары (Дж. Стивенс, У. Холмс, К. Рупперт, А.Рус, Х. Акста, С. Саэнс һәм башкалар) тарафыннан өйрәнелә. ![]() 4 — Кошлар йорты, 5 — «Тылсымчы пирамидасы», 6 — стадион, 7 — Ташбакалар йорты, 8 — Хаким сарае (Губернаторлар сарае), 9 — «Күгәрчен кетәге», 10 — Зур Пирамида, 11 — Көньяк храм Истәлекле урыннарыӘлеге вакытка биналар өлөшчә реставрацияләнгән. Күпсанлы монументаль архитектура үрнәкләре арасында иң мөһимнәре:
«Хаким сарае» артында өлөшчә чистартылган яки тулысынча балчыклы туфрак катламы астында яшерелгән башка пирамидалар урнашкан. ҖимерелүеГалимнәр билгеләвенчә, Ушмальнең биналар диварларында Xenococcus кебек эрозия процессын булдыручы күп кенә фототрофлар яши. Шулай ук диварларның җимерелүе Gloeocapsa һәм Synechocystis бактерияләренең популяциялары бик зур булуына бәйле[6], ә начар яктыртылган биналар цианобактериялар яшәгән урын булып тора[7]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia