Кыйссасел-әнбия
«Кыйссасел-әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы», "Кыйссаи Рабгузи") — 1310-1311 елларда Насретдин Рабгузый тарафыннан язылган әсәр. Шәрык телләрендә «Кыйссасел-әнбия» исемле башка әсәрләр дә булуын исәпкә алып, бу китапны еш «Кыйссаи Рабгузый» дип тә атыйлар. ТарихӘсәр 1310-1311 елларда Насретдин Рабгузый тарафыннан языла. Әсәр Алтын Урданың түрәсе Тукбуга багышлана[1]. Әсәрнең XV-XIX йөзләргә караган күп кулъязма нөсхәләре Казан, Санкт-Петербург, Ташкәнт, Лондон китапханәләрендә урын алган[1]. Төп нөсхәсе сакланмаган[2]. Кулъязма күчермәләр рәвешендә татарлар арасында да киң таралган булган[1]. Китап булып беренче мәртәбә Казан университетының типографиясендә 1859 елда Рәхмәтулла Әмирхан тарафыннан басылган[2]. Әсәр татар һәм башка мәдрәсәләрдә дәреслек буларак та кулланылыш таба[2]. Әсәрнең зур йогынтысы Таҗетдин Ялчыгол, Габдерәхим Утыз-Имәни иҗатында күзәтелә[2]. ТасвирламаӘсәр нигезендә иске төрки телендә чәчмә белән язылган, әмма шулай ук төрки һәм гарәп парчаларын үз өченә алган[3]. Әсәр Ислам пәйгамбәрләре, диндәге мәшһүр шәхесләр һәм башка Коръән, шулай да Тәүрат темаларына язылган 72 кыйссадан гыйбарәт[4]. Әсәрнең бер өлеше - "Бәһарият" ("Яз") исемле газәл - Идел-Урал буйларына хас табигать күренешләрен тасвирлый[1]:
Чыганаклар
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia