Кылык төзелеше (Казан)
55°47′ т. к. 49°11′ кч. о.HGЯO Кылык төзелеше, Кылык, Кылык бистәсе (тат. كلىك بىستەسىٰ[3] — Клыйк бистәсе, Klьjk bistəse) — Казанның хәзерге Совет районы территориясендә урнашкан бистә. Атаманың килеп чыгышыБистә «Кылык» исемен Зур Кылык һәм Кече Кылык авыл җәмгыятьләре җирләрендә урнашу сәбәпле алган;[4]XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Казан белән чиктәш җирләрдә барлыкка килгән бистәләр «төзелеш» дип атала: Удел төзелеше, Яңа (Яңа-Кизик) төзелеше һ.б.[5] ТарихыБистә 1906 елдан да соңга калмыйча барлыкка килә[6]. 1913 елда Воскресенски вулысы полиция уряднигының яшәү урыны һәм Казан өязенең беренче участогы приставының фатиры була[7]. 1920 елда Казан өязенең Кылык вулысы Кылык төзелеше бистәсендә балалар бакчасы, эшчеләр клубы һәм Казан өяз совет милициясенең 1 нче районы штаб-фатиры була[8] Кылык төзелеше Казанга ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының һәм Халык Комиссарлары Советының 1924 елның 2 ноябрендәге карары белән кушыла[9]. Халкы
Милли составы (1926): руслар — 1971 кеше (77,14%), татарлар - 539 кеше (21,10%)[10]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia