Воскресенски вулысы
Воскресенски вулысы (тат. ۋاسكرىٰسىٰنسكى ۋولىٰسىٰ, рус. Воскресенская волость) — 1860-еллардан 1927 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Көньякка 5 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Воскресенское авылы. Воскресенское авылында вулыс идарәсе, Клыйк бистәсендә полиция уряднигы фатиры һәм Казан өязенең беренче участогы приставының стан фатиры урнашкан. Тарих![]() ![]() ![]() Воскресенски вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан. 1860-елларның икенчке яртысында Казан өязенең беренче стан составында барлыкка килә. 1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1927 елның 14 февраленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора. XIX гасыр азагында Воскресенски вулысы көньякта — Сталбишчы вулысы белән, төньяк-көнчыгышта – Кучак вулысы белән, төньякта – Каймар һәм Сабакай вулыслары белән, төньяк-көнбатышта Казан шәһәре белән чиктәш булган. 1919 елдан да соңга калмыйча территориянең бер өлеше яңа төзелгән Клыйк вулысына (1922 елга кадәр бетерелгән) бүлеп бирелә. 1924 елда төзелгән ТАССРның вулысларын зурайту проекты нигезендә, Воскресенски вулысы территориясе зурайтылган Казан вулысына керергә тиеш була, ләкин аны төзүдән баш тартырга карар кылына, чөнки төзелә торган вулысның авылларының бер өлеше үзәктән артык ерак булыр иде. Аның урынына зурайтылган Ильино һәм Воскресенски вулыслары төзелә; соңгысы күрше Каймар, Сабакай-Калинин, Кучак вулыслары исәбенә зурайтыла. Көнбатышта зурайтылган вулыс Казан шәһәре, Арча кантонының Ильинка вулысы, Зөя кантонының Зөя һәм Макыл вулыслары белән, төньякта – Калинин вулысы белән, көнчыгышта – Питрәч вулысы белән, көньякта – Сталбишчы вулысы белән чиктәш булган. Шул ук 1924 елда торак пунктларның бер өлеше Казанга кушыла.[2] 1927 елның 14 февралендә Воскресенски вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Воскресенски районына тапшырыла.[3] Административ бүленеш1883 елда Воскресенски вулысында 19 община, 18 торак пункты (Әки, Константин, Борисау һ.б.) һәм 1248 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 125 км², сөрү җирләре 125,7 км² тәшкил иткән.[4] 1890 елда вулыста 19 торак пункты һәм 1438 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 178,5 км² тәшкил иткән.[5] 1897 елда вулыста 19 торак пункты булган.[6] 1926 елның 1 гыйнварында вулыста 29 авыл җирлеге, 31 торак пункты һәм 4551 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 480 км² тәшкил иткән.[1] Торак пунктлар саны — 19 (1908):
1914 елга торак пунктларның саны 23кә кадәр арта. Халык
1883 елда халык саны 7337 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3680 җан, хатын-кызлар — 3657.[4] 1885 елда халык саны 7376 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар – 100%.[7] 1890 елда халык саны 7346 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 3541 җан, хатын-кызлар – 3805.[5] 1897 елда халык саны 9002 кеше,[6] 1914 елда 21365 кеше тәшкил иткән.[8] 1926 елда вулыста 25 585 кеше яшәгән,[1] шул исәптән руслар – 99,95%, татарлар – 0,02%. Төп милләтләр: руслар.[9] Инфраструктура1899 елда Воскресенски авылында банк ачыла.[8] 1904 елда вулыста 3 чиркәү урнашкан. 9 зимства мәктәбендә 298 малай һәм 183 кыз белем алган; 3 чиркәү-мәхәллә мәктәбендә 59 малай һәм 31 кыз белем алган.[8][10] 1914 елда 3177 йортта 2432 ат, 4309 сарык, 1274 дуңгыз һәм 1997 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 17776 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[8] ТранспортВулыс территориясе аша Казан-Богырыслан, Казан-Пермь һәм Казан-Мамадыш почта трактлары үткән.[8][11] Шәхесләр
Шулай ук карагызСылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia