Кырлыкча
Кырлыкча ( лат. Spergulária ) - канәферчәләр семьялыгыннан бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы [2] . Таралуы30 га якын төре билгеле, бөтен Җир шары буйлап диярлек, нигездә, тозлы туфракларда таралган. Татарстан территориясендә 2 төре бар. Кызыл кырлыкча (S. rubra) ара-тирә барлык районнарда үсә, көтүлек җирләрдә, юл буйларында, чәчүлекләрдә, еш кына көзге культуралар арасында чүп үлән буларак очрый. Тозлак кырлыкча (S. salina) Көнчыгыш Кама аръягында тозлы туфраклы болыннарда үсә. Ботаник тасвирлау8-20 см биеклектәге бер- һәм күпьеллык үсемлек. Сабаклары җәенке яки туры. Яфраклары тар кыяк, парлашып үскән элпәле вак төпчек яфраклы. Чәчәкләре алсу-җете кызыл төстә, чук чәчәк төркемендә. Җимеше – өч капкачлы тартмачык. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә, ботакларда кышка кадәр саклана. Орлыктан һәм вегетатив (тамырчалардан) юл белән үрчи. КуллануКызыл кырлыкча – терлек азыгы. [3] Төрләр
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia