Көнбатыш Себер тигезлеге
Үсемлекләр: төньякта — тундра, үзәк өлешендә — тайга, көньякта — дала. ГеографиясеМәйданы якынча 2,6 млн кв. км. тәшкил итә.[1] Төньяктан көньякка озынлыгы — 2500 км, көнбатыштан көнчыгышка — 1900 км. Тигезлек җирләре көньятан төньякка таба түбәнәя. Тиегезлек күбесенчә 100 метрга кадәр биеклекләр белән искиткеч тигез рельефына ия, тик көньякта, көнчыгышта һәм көнбатышта 300 метрга кадәр булган биеклекләрне очрап була. КлиматТигезлекнең климаты континеталь. Кышын тигез өстендә уртача киңлекләрнең саклын массалары өстелек итәләр, ә җылы вакытында түбән басымы өлкәсе оеша һәм Төньяк Атландикадагы дымлы һава массалар бирегә ешрак җитә алалар. Гыйнварның урта температуралары — -28…-16 °C, июльнең урта температуралары — 4…22 °C. Вегетация чоры кырый төньягында 175 — 180 көн тәшкил итә. Явымнар күбесенчә көнбатыштан килгән һава массалары тарафыннан июль һәм август айларында китереләләр. Еллык явымнар саны 200—250 ммдан (тундрада һәм далада) 500 — 600 ммга (урман зонасында) кадәр үзгәртеп тора. Кар капламы зурлыгы 20-30 см (далада) — 70—100 (Енисей буендагы районнарда). Файдалы казылмаларЭре нефть һәм газ чыгынкалары бар (Көнбатыш Себер нефть-газлы бассейны).[1] Тигезлекләр вә калкулыклар
Галерея
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia