Тум өлкәсе
Тум өлкәсе (рус. Томская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Көнбатыш Себер районында урнашкан, Себер федераль округына керә. Үзәге — Тум шәһәре. 1944 елның 13 августында оештырылган. ГеографияТум өлкәсе Көнбатыш Себернең көньяк-көнчыгышында, Об елгасының урта агымынды урнашкан. Территориянең төп өлешен Көнбатыш Себер тигезлегенең яссы, көчле сазланган җирләре алып тора. Фәкать өлкәнең көньяк-көнчыгышта Кузнецк Алтавының (биеклек 211 метргача) төньяк тармаклары үтеп кергән. Об елгасының киң үзәне өлкәне сазланган Васюган түбәнлеге булган сул ярга һәм бераз күтәерлгән уң ярга бүлә. Файдалы казылмалардан тимер мәгъдәне, нефть, газ, көрән күмер, төзелеш материаллары чыганаклары һ.б. нәрсәләр табылган. Торф, җир асты сулары һәм термаль минерал сулары запаслары күп. Климат континенталь. Кыш кырыс һәм дәвамлы. Гыйнварның уртача температурасы -19°…-21°С. Җәй җылы һәм кыска. Июльнең уртача температурасы +17…+18°С. Еллык явым 450—770 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере — 125 көнгә якын. Төп елгалар — Об һәм аның кушылдыклары (Том, Чулым, Кеть, Тым, Чая, Парабел, Васюган). Күлләр күп. Тум өлкәсе урта һәм көньяк тайга һәм өлешчә аралаш урманнар зонасыда урнашкан. Туфраклар — кәсле-көлсу һәм торф-сазлык, көньяк-көнчыгышында — соры урман туфраклары. Урманнар (себер эрбете, акчыршы, чыршы, каен, усак) өлкә территориясенең 63% ны алып тора. Бүре, селәүсен, төлке, төньяк боланы, поши, коралай, борындык, тиен, кеш, ондатр яши. ХалыкХалык исәбе 1044 мең кеше (2010), аларның 69 % шәһәрләрдә тора. Руслар — 90,8 %, татарлар — 1,9 %, украиннар — 1,6 %, алманнар — 1,3 % һ.б. Татар халкы өлкәнең борынгы халыкларыннан берсе. Татарлар Тум каласының нигезләүдә (1604) катнашалар. Хәзерге вакытта Тумда, Стрежевойда һәм Зырянка, Колпашево, Кривошеино, Тум районнарында торалар. Өч татар авылы, 1 мәчет (Тумда) бар. Тумда «Туганлык» татар мәдәни-мәгърифәт үзәге (1999 елдан), Татар мәдәнияте өлкә үзәге (1994 елдан) эшли. Шулай ук асаба халык Чулым татарлары яши. Идарә-җир төзелешеТум өлкәсе 4 шәһәр округына, 16 җирле үзидарә районына, 3 шәһәр һәм 118 авыл җирлегенә, 576 авыл торак пунктына бүленә. Тум өлкәсенең шәһәрләре: Тум өлкәсенең районнары:
ИкътисадНефть чыгару, машина төзелеше, митал эшкәртү, химия, азык-төлек сәнәгате тармаклары бар. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia