Көчек авыл җирлеге
Көчек авыл җирлеге - Татарстан Республикасының Әгерҗе районы муниципаль берәмлеге. Административ үзәге - Көчек авылы. Адресы: 422210, Татарстан Республикасы, Әгерҗе районы, Көчек авылы, Ленин упамы, 12нче йорт. ГеографиясеКөчек авыл җирлеге Татарстанның Әгерҗе муниципаль районында урнашкан. Район үзәге Әгерҗе шәһәреннән 40 км ераклыкта урнашкан. Муниципаль берәмлек биләгән территориянең мәйданы - 8315,2 гектар, авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы - 5902 гектар. ТарихыКазан дәүләт университетының архив документлары буенча, Бетсемәс авылы Көчек авылына караганда 100 ел алдарак барлыкка килгән. 1919 елда Нократ губернасы Алабуга өязенең Мушак волосты составында Көчек авыл советы оешкан. 1921 елда, милли автономияләр формалашу белән бәйле, бу территория Татар АССРның Алабуга кантонына керә. 1921 елның декабрендә Алабуга кантоныннан Әгерҗе кантоны аерылып чыга, һәм 1924 елда аңа кире кушыла. Әмма 1927 елда бу территория кабат Алабуга кантоныннан чыгып, Әгерҗе районына керә. Хуҗалыгы һәм халкыМуниципаль берәмлек территориясе мәйданы — 8315,2га, шул исәптән хуҗалык тәгаеләнешле җирләр — 5902 га.
Халкы (2002 елгы Бөтенрусия Халык санын алу мәгълүматлары буенча) - 1120 кеше, шул исәптән 219 - эшкә ярай торган яшькә кадәр; эшкә сәләтле - 585 кеше; олыраклар - 316 кеше. Авыл берәмлеге составыКөчек авыл җирлегенә:
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia