Лилия Биктимерова
Биктимерова Лилия Рафаил кызы (12 гыйнвар, 1981 ел) — татар һәм башкорт җырчысы. 2001 елдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солист-вокалчысы. Башкортстан Республикасының атказанган (2012) һәм халык (2023) артисты. БиографиясеЛилия Рафаил кызы Биктимерова 1981 елның 12 гыйнварында Башкорт АССР Яңавыл шәһәрендә туган. 10 яшеннән алып Пермь өлкәсе Барда районы Барда авылында әбисе тәрбиясендә үсә. Барда гимназиясендә, баян классы буенча музыка мәктәбендә укый. 2001 елда кызыл дипломга Уфа сәнгать училищесын тәмамлый, читтән торып Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында белем ала. Уку елларында төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда катнаша: «Ана теле» фестивалендә (Уфа) 1-нче урын ала «Ягымлы яз» (Казан) һәм «Дуслык моңы» (Нефтекама) конкурсларында җиңү яулый. 2001 елдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты. Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев җитәкчелегендәге эстрада группасы әгъзасы[1]. Башкортостаннан тыш, Россия Федерациясенең башка субъектларында, Төркиядә, Эстонияда гастрольләр белән чыгыш ясый. Башкорт һәм татар телләрендә моңлы җырлар башкара. Башлангыч музыкаль альбомы — «Мин икән». 2004 елдан Фәдис Ганиев белән иҗади тандемы (дуэт) Башкортстан Республикасында киң танылу ала, алар бергәләп «Любовный треугольник», «Язмышмы, әллә ялгышмы...» һәм башка театрлаштырылган шоу-программалар әзерли. Гаиләсе
ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia