Лихославль
Лихославль (рус. Лихославль, кар. Lihoslavl’a, Лихославля) — Россия территориясендә урнашкан шәһәр, Тверь өлкәсенең Лихославль районы үзәге. 2010 елга калада 12 259 кеше яши. ГеографияМәскәү—Санкт-Петербург тимер юлы сызыгында, Тверьдән 41 километр төньяк-көнбатышрак урнаша. ТарихШәһәр XX гасыр башында Осташково (1624 елдан мәгълүм) һәм Лихославль авылларын берләштерү нәтиҗәсендә барыкка килгән. Шәһәр статусы 1925 елда бирелә. 1929 елдан Лихославль районы үзәге булып тора. 1937—1939 елларда Карел милли округы үзәге булган. ХалыкХалык санының үзгәрүе:
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар – 85,9%, кареллар – 8,4%, украиннар – 1,1%, езидлар – 1,1%. [10] ИкътисадРадиаторлар заводы, яктырту аппаратурасы заводы, керамик әйберләрне ясау, әсфәлт заводы. Азык-төлек сәнәгатенең предприятиеләре. Галерея
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia