Лондон конвенциясе (1841)
1841 елгы Лондон конвенциясе — Австрия, Госманлы империясе, Бөекбритания, Россия империясе, Пруссия, Франция тарафыннан Кара диңгез бугазлары Босфор һәм Дарданелларның статусын билгеләүче килешү. ![]() Тарих1841 елның 1 (13) июлендә Лондонда кул куелган. 1840 елгы Лондон конвенциясен имзалаган илләр әлеге конвенциянең Кара диңгез бугазлары статусын билгеләүче шартларын тагын бер кат раслыйлар. Франциянең яңа хөкүмәте дә, Мисырны яклавын туктатып, конвенциягә кушыла. 1840 һәм 1841 елгы конвенцияләр Россия империясенең Кара диңгездәге өстенлеген бетерә. 1833 елгы Үнкәр-Искелеси килешүе нигезендә, Россия империясе таләбе буенча Төркия Дарданелларны барлык чит илләрнең хәрби караблары өчен ябарга тиеш булган. 1853-1856 елгы Кырым сугышы вакытында Дарданеллар аркылы чит ил хәрби карабларын үткәрмәү таләбе үтәлми, чөнки Төркия үзе Россия империясенә каршы сугыш игълан итә һәм Бөекбритания белән Франциянең хәрби караблары Кара диңгезгә иркен кереп йөри. Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларМоны да карагызИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia