Бакчасарай солыхы (1681)
1681 елгы Бакчасарай солыхы (төр. Bahçesaray Antlaşması; рус. Бахчисарайский мирный договор) — Госманлы империясе белән Россия патшалыгы арасында төзелгән солых килешүе. 1676-1681 еллардагы рус-төрек сугышын (en) туктата. ![]() Тарих![]() ![]() 1681 елның 3 (13) гыйнварында Кырым ханлыгы башкаласы Бакчасарайда имзаланган. 1679 елның азагында төрек ягы тәкъдиме белән Госманлы империясе белән Россия патшалыгы арасында сөйләшүләр башлана, ләкин казакларның һәм русларның Днепр буенда сугышны дәвам итүләре сәбәпле, сөйләшүләр туктала. 1680 елның 26 августында (5 сентябрендә) рус патшасы Федор III Алексеевич исеменнән Бакчасарайга сөйләшүләр алып бару өчен, Дума асылзаты полковник В.М. Тяпкин (ru), дьяк Н.М. Зотов, сул як Украина гетманы И.С. Самойловичның (ru) вәкиле писер Семен Ракович җибәрелә, аларга әсирлектәге баяр В.Б. Шереметев кушыла. Төрек солтаны Мәхмәт IV (tr) исеменнән сөйләшүләрдә Кырым ханы Морат Гәрәй (tr) катнаша. Килешү буенча
Кырым ханы, килешүне ратификацияләгәндә, ике маддәне (Кырым татарларына Днепр буенда күченеп йөрү хокукы һәм русларга бирелгән ирекләр турында) төшереп калдыра. В.М. Тяпкин белән Н.М. Зотов килешүне имзалаудан баш тарталар, ләкин Кырым ханы һәм төрек солтаны басымы астында кул куялар. Солых килешүен солтаннан раслату өчен, 1681 елда Истанбулга окольничий И.И. Чирков (юлда вафат була) һәм дьяк П.Б. Возницын җибәрелә. 1682 елның 4 (14) маенда П.Б. Возницынның кулына бирелгән солтан грамотасында Запорожье казакларының рус патшасына буйсынуы турында маддә төшереп калдырылган, русларга Днепрның уң ягына кәсеп итәргә салым түләгән очракта гына чыгу рөхсәт ителү турында маддә өстәлгән була, православие динендәге Россия патшалыгы ватандашларына Иерусалимга узу рөхсәт ителә. 1684 елда Кырым ханы Сәлим Гәрәй I килешүне раслый. 1685 елда төрек солтаны Мәхмәт IV килешүне ратификацияли. Нәтиҗә![]() Госманлы империясе сул як Украинаның һәм тирә-ягы белән Киев шәһәренең Рус дәүләте белән кушылуын таный. Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia