Википедиядә
Миначев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Марат Миначев, Марат Җәвит улы Миначев (Марат Заведович Миначев[1]; 1996 елның 3 гыйнвары, РФ, ТР, Буа районы, Иске Тинчәле) ― спортчы (көрәшче), күп мәртәбәләр район Сабан туе батыры, көрәш буенча Татарстан чемпионы, Россиянең спорт мастеры (2020). 115 кг авырлыкта чыгыш ясый. Казанның «Зилант» спорт клубы өчен көрәшә.
Тәрҗемәи хәле
1996 елның 3 гыйнварында Татарстанның Буа районы Иске Тинчәле авылында туган. Әтисе Җәвит механизатор-тракторчы (2019 елда вафат), әнисе Ландыш сыер савучы булып эшләгән. Абыйсы Руслан, апасы Чулпан[2].
Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт аграр университетына укырга кергән. «Инженер-механик» белгечлеге алган. Түбән Камада яшәгән, Татнефтькә караучы Танеко заводында эшләгән. «Зилант» клубына күчәргә чакыру килгәч, Казанга кайткан. Төсле металл сатып алу белән шөгыльләнүче «Интерметтрейд» ҖЧҖ-дә[3] эшли[2].
Спорт
6-7 яшьтән мәктәптәге көрәш түгәрәгенә йөри башлаган. Көрәшкә өйрәтүче беренче остазы ― Раил Абрар улы Ильясов (әнисенең бертуган энесе). Казанда, аграр университетта укыганда, 6-7 ел билбау көрәше буенча тренер-укытучы Россиянең спорт мастеры Җәүдәт Габделхак улы Хөсәеновта[4] шөгыльләнгән[2].
«Зилант» клубы оешканнан бирле, шул команда өчен көрәшә. Тренировкалар Казанның Галиев мәчете спортзалында, «Зилант» спорт комплексында (Сара Садыйкова ур., 30 («Баһадир» сәүдә үзәге)[5] үтә[2].
100 кг үлчәү авырлыгында чыгыш ясаган, бүгенге көндә 115 кг авырлыкта чыгыш ясый, киләчәктә 130 кг га күчү планы да бар (Россия чемпионатында 115 кг авырлык категориясе булмау сәбәпле)[2].
Аягын да, кулын да сындырып, икесенә дә операция ясаткан. Яңадан тренировкага кайтып, тагын көрәшә башлаган[2].
Тренеры ― дөнья чемпионы, көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Илмир Фәрит улы Төхвәтуллин.
Уңышлары
- 8 тапкыр Буа районы Сабан туе абсолют батыры[6][7]
- 2019 ― ир-атлар арасында Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары ― 110 кг үлчәү авырлыгында җиңүче («Батыр» УСК, Актаныш, Татарстан)[8]
- 2019 ― Көрәш буенча Казан Кубогы ― 100 кг үлчәү авырлыгында шәхси беренчелектә җиңүче (Казан, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге)[9]
- 2020 ― «спорт мастерлыгына кандидат» спорт разряды бирелгән[10]
- 2024 ― Мәскәү өлкәсе Сабан туеның абсолют батыры (Люберцы, Мәскәү өлкәсе)[11]
- 2024 ― Көрәш буенча Татарстан Республикасы мемпионаты ― 115 кг авырлыкта 3нче урын (Айнур Сыртаев белән бүлешә)[12]
- 2025 – Көрәш буенча Татарстан чемпионаты («Корстон», Казан) ― 115 кг авырлыгында 2нче урын (җиңүче Раил Нургалиев[13])[14]
- 2025 ― Данил Галиев истәлегенә Көрәш буенча XXXI республика турниры (Түбән Кама, «Шинник» спорт комплексы) ― 115 кг авырлыкта 3нче урын[15]
- 2025 ― Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча 62нче турнир («Ак Барс» көрәш сарае, Казан) ― 115 кг авырлыкта шәхси беренчелектә җиңүче[16]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2020 ― Көрәш буенча Россиянең спорт мастеры[d][17]
- 2020 ― Буа муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты ― милли көрәш спорт төрен популярлаштыруга зур өлеш керткән һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен[18]
Шәхси тормышы
Гаиләле. Хатыны Айзәрә (Актаныш районы Яңа Әлем авылыннан). Кызлары Мәликә, Айлин[2].
Искәрмәләр
- ↑ Миначев Марат Заведович.(үле сылтама) msrfinfo.ru
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Лилия Йосыпова. «Көрәшеп откан тәкәләремнең исәбе юк». «Ирек мәйданы», № 28 (771), 17.07.2025. ― Б.10.
- ↑ ОАО «Интерметтрейд»(үле сылтама)
- ↑ Хусаинов Джаудат Габдулхакович
- ↑ SC ZILANT
- ↑ Кто стал абсолютны батыром Сабантуя в Буинске? «Знамя», 10.06.2023
- ↑ Радик Сабиров. Сабантуй-2025: кайсы районда кем абсолют батыр булып калган? Шәһри Казан, 08.06.2025
- ↑ Всероссийские соревнования по корэш памяти Мусы Джалиля среди мужчин. Портал муниципальных образований РТ, 16.02.2019
- ↑ В столице РТ определили победителей лично-командного чемпионата по борьбе куреш на Кубок Казани.(үле сылтама) Официальный портал Казани, 15.04.2019
- ↑ Приказ Минспорта РТ № 107/н от 29.09.2020
- ↑ Наш земляк Марат Миначев ― батыр Сабантуя Московской области.(үле сылтама) Буинский муниципальный район, 17.06.2024
- ↑ Казанда корэш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, 7.03.2024
- ↑ Илгизә Галиуллина. Атаклы көрәшче карьерасын туктату турында игълан итте. Шәһри Казан, 18.01.2025
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. «Манзара»-2025: «Үзең эшлә!», Раил китте. Интертат, 22.01.2025
- ↑ Зилант, Әлмәт, Идел буе-Вахитов районнары: Данил Галиев турнирының җиңүчеләре билгеле. Шәһри Казан, 13.04.2025
- ↑ В Казани завершился 62-й турнир по борьбе корэш памяти Мусы Джалиля. Министерство спорта Республики Татарстан, 16.02.2025
- ↑ Приказ "О присвоении спортивного звания «Мастер спорта России» от 30.03.2020 г. № 26-нг, archived from the original on 2023-03-07, retrieved 2025-07-20
- ↑ Постановление Главы Буинского МР РТ № 11 от 31.01.2020(үле сылтама)
Әдәбият
- Мәкаләләр
- Лилия Йосыпова. «Көрәшеп откан тәкәләремнең исәбе юк». «Ирек мәйданы», № 28 (771), 17.07.2025. ― Б.10.