Мареначалар

Мареначалар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Rubiaceae Juss., 1789[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][3][4][…]
Югарырак таксон горечавкоцветные[d][1][5][6][…]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр Марена[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomyfamily.aspx?id=975[11]
Montana Plant Life сылтамасы montana.plant-life.org/cgi-bin/family03.cgi?Rubiaceae
 Мареначалар Викиҗыентыкта

Мареначалар (лат. Rubiaceae) - гентианачалар тәртибенә керүче ике өлешле үсемлекләр семьялыгы, 600 дән артык ыруг һәм 14,000 төрне үз эченә ала.

Мареначалар төрләре алкалоидларга бай (кофеин, хинин, эметин).

Ботаник тасвирлама

Күпчелек мареначалар - агачлар. Алар арасында биеклеге 40-45 м га кадәр җитә торган агачлар, куаклар, куакчыклар, лианалар, туры басып торучы һәм шуышучы үләннәр бар.

Яфраклары каршыдаш яки сабакка боҗрасыман урнашканнар, гади, бөтен, төпчек яфраклары бар. Pavetta һәм Psychotria ыруглары вәкилләренең яфракларында «бактериаль төеннәр» бар. Бактерияләр үсемлекне туклыклы матдәләр белән тәэмин итәләр.

Чәчәкләре берле, 4–5 буынлы, еш кына ике җенесле, дөрес формада, өске чәчәк төркеменә җыйналган. Чәчәге, касәсе җимшән белән кушылып үсү нәтиҗәсендә, тулысы белән диярлек редукцияләнә яки җимшән очында кечкенә тешчекләр рәвешен ала. Таҗ тоташ яфракчыклы, көпчәксыманнан көпшәле-бүрәнкәсыманга кадәр. Чәчәк баганачыгы төбендә нектар түгәрәге урнашкан. Гадәттә, җимшәне түбән һәм ике оялы. Чәчәкләренең ачык төстә, хуш исле булулары белән беррәттән, кайбер мареначаларда аксыл үзәкле чәчәк төркеме яки ак төстәге эре чәчәк яны яфраклары бар.

Чәчәк формуласы: .

Җимеше — тартмачык, җиләк, икеле чикләвекчек. Орлыклары бик вак.

Экология һәм таралу

Вәкилләре нигездә тропик илләрдә очрый, ләкин кайберләре уртача һәм салкын төбәкләрдә үсә. Татарстан территориясендә 4 ыругтан (жерардия, сырмавык, йогырт, буяу үләне) 24 төре билгеле.

Казылма калдыклары табылган вәкилләр:

  • Саз йогырты (Galium palustre) җимешләре, Хопер елгасындагы Ендовский фермасы янындагы Югары Дүртенчел чыганакларда;
  • Чын йогырт (Galium verum) җимешләре, Иделнең аскы агымындагы Түбән Плейстоцен чыганакларында.

Мареначалар җимешләре белән күгәрченнәр, миләш чыпчыклары туклана.

Сырмавык, йогырт, декоратив; йогыртның кайбер төрләре — баллы үсемлекләр.

Кытыршы сырмавык, өч чәчәкле йогырт, татар буяу үләне ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Классификация

Ыругларр

Аларның кайберләре:

Синонимнар

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
  2. Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  3. 3,0 3,1 Reveal System of Classification — 1997.
  4. Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
  5. Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants // Annals of the Missouri Botanical GardenMissouri Botanical Garden, 1998. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487Xdoi:10.2307/2992015
  6. Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG II // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2003. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1046/J.1095-8339.2003.T01-1-00158.X
  7. Nederlands Soortenregister
  8. https://web.archive.org/web/20201026032801/https://www.panmai.com/Family/FamilyTable.shtml
  9. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  10. 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China // 生物多样性 — 1993. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  11. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  12. БРЭ, 2008

Әдәбият

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya