Мари автономияле өлкәсе
Мари автономияле өлкәсе (рус. Марийская автономная область, чирм. Марий автоном велым) — 1920—1936 елларда булган РСФСР составында административ-территориаль берәмлек. Башкала — Краснококшайск (1927 елдан — Йошкар-Ола) шәһәре. ТарихМари автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә болын һәм таулы чирмешләр өчен автономияле берәмлеге буларак оештырылган. 1929 елда Түбән Новгород өлкәсе (аннан соң — Түбән Новгород крае, Горький крае) составына кертелә. 1936 елның 5 декабрендә Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла. Административ бүленеше1921 елда Мари АӨ Краснококшайск (1929 елдан — Йошкар-Ола), Козьмодемьянск һәм Сернур кантоннарга бүленгән. 1924 елда Звенигово, Мари-Төрек, Морки, Оршанка, Торъял һәм Юрино кантоннары барлыкка киләләр. 1931 ел да милли районнар оештыралар — Татар районы (1932 елдан — Бәрәңге районы) һәм Таулы Мари районы (1935 елдан — Козьмодемьянск районы). Шул ук елда Козьмодемьянск һәм Юрино кантоннары юкка чыгарылалар. 1932 елда барлык кантоннар районнарга үзгәртеп корылалар. 1935 елда Косолапово, Куженер һәм Ронга районнары, ә 1936 елда Пектубаево, Сотнур, Еласы һәм Юрино районнары барлыкка киләләр. Милли состав1926 елның җанисәбе буенча: Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia